+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 февраль 2019, 11:13

Экскурсиядә, кинода һәм кафеда

Кышкы каникулларда миңа хакимият башлыгы чыршысында булу бәхете тиде. Аннан соң укытучыларыбыз С.А.Жадова һәм Г.В.Кузнецова 4-8нче сыйныфлар укучылары белән Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенә экскурсия оештырдылар, анда безне полиция начальнигы ярдәмчесе Г.Ф.Хәмәтуллина озатып йөрде. Анда без эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һөнәренең үзенчәлекләре турында белдек. Бүлек хезмәткәре Ю.В.Краснов безне хезмәт эте Афина белән таныштырды, магнитлы пумала белән фокус күрсәтте. “Простоквашино” мультфильмындагы кебек фотомылтыктан атып карау мөмкинлеге бирде.
Без Русия полициясе тарихы турында белдек, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Н.К.Дойникова белән әңгәмәләштек.
Алдан тикшерү бүлеге начальнигы А.А.Миңнебаеваның кабинетында “эш кузгату” сүзтезмәсенең мәгънәсен белдек. Паспорт өстәлендә РФ гражданины паспортының ничек барлыкка килүен күрдек. Очрашу турында истәлеккә Гөлназ Фәнилевна Хәмәтуллина безгә ничек мошенникларның корбаны булмау турында белешмәлекләр таратты.
Экскурсиядән соң район Мәдәният сараенда 3Д форматында кызыклы фильм карадык, тауда шудык, чыршы янында фоторәсемгә төштек, “Оладушки” һәм “Отдых” кафеларында булдык. Боларның барысы да безгә бик ошады. Кызыклы экскурсия өчен укытучыларга рәхмәт.
Василиса Батраева, Яңа Илек мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: