+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 февраль 2019, 11:03

Юнәлеш - җитештерүне арттыруга

“Якты чишмә” кооперативында йомгаклау җыелышы оешкан төстә үтте. Эш нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы производствосын үстерү перспективалары турында сөйләшергә Яңа Илек авыл мәдәният йортына игенчеләр, терлекчеләр, урта звено җитәкчеләре, шулай ук ветераннар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре килде.

Җыелыш матур мәктәп формасы кигән Яңа Илек мәктәбе укучыларының сәламләвеннән башланды, бу зурларда күңелле эмоцияләр булдырды. Җыелучылар алдында авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Вячеслав Геннадьевич Филиппов җентекле доклад белән чыгыш ясады. Тармаклар буенча һәм гомумән финанс-производство эшчәнлеген анализлап, ул казанышлар, булган мөмкинлекләр һәм хезмәт нәтиҗәләрен яхшырту өчен файдаланылмаган потенциал турында сөйләде.
Гади булмаган һава торышы шартларына карамастан, 39 кешедән торган коллектив куелган бурычларны намуслы үтәгән. 2018 елда 52 млн 180 мең сумлык тулай продукция җитештергәннәр, бу билгеләнгән планга карата 100 процент һәм 2017 елдагыдан 2 млн 578 мең сумга күбрәк. Контрактларны һәм килешүләрне үтәү исәбенә 31 млн 829 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатканнар. Гомумән, 7 млн 518 мең сум субсидияне исәпкә алып, узган елны табыш белән тәмамлаганнар, бу узган елдагыдан 162 мең сумга кимрәк. Хуҗалык буенча рентабельлелек 28 процент тәшкил иткән, бу 2017 елдагыдан 2 процентка түбәнрәк.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 19 февральдә чыккан 15нче санында укыгыз.
Читайте нас: