+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2019, 11:17

Бозда – иң җитезләр

Тимераякта узышу спорты буенча “Өметлеләр бозы-2019” Бөтенрусия күмәк ярышлары узды. Анда районның белем бирү оешмалары катнашты. Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты Бакалы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә аның оештыручылары булдылар.

“Өметлеләр бозы” - совет чорыннан килгән күпьеллык данлы тарихы булган балалар-үсмерләрнең тимераякта күмәк йөгерү буенча ярышлары. Ярышлар башлану алдыннан бозга тимераяк кигән бәхетле балалар чыктылар - кайберәүләре беренче адымнарын ясадылар, зурраклар, шуу күнекмәләрен исләренә төшереп, дәртләнеп мәйданчыкны “шомарта” башладылар.
Бакалыдагы 1нче һәм 2нче, Иске Катай, Урманай, Иске Корыч, Токберды мәктәпләре, коррекцион мәктәп-интернат һәм башкалар актив катнаштылар.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм арытаба уңышлар телибез. Бу ярышларны яхшы әзерләнгән шугалакта үткәрү мөмкинлеге биргән өчен эшкуар С.М.Сәетовка рәхмәт белдерәбез.
Зоя Авдюшкина, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының баш белгече.
Читайте нас: