+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2019, 12:19

Русиянең чаңгы юлы: күңелле, җиңел, күмәк

«Русиянең чаңгы юлы» Бөтенрусия чаңгы ярышлары берничә дистә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм күмәк төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Бу чагу, күләмле кышкы бәйрәмнең матур тарихы бар, аны легендар исемнәр һәм төрле буын чаңгычыларының казанышлары бизи.



«Русиянең чаңгы юлы» Бөтенрусия чаңгы ярышлары берничә дистә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм күмәк төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Бу чагу, күләмле кышкы бәйрәмнең матур тарихы бар, аны легендар исемнәр һәм төрле буын чаңгычыларының казанышлары бизи.

1982 елдан Бөтенрусия чаңгы ярышы ел саен үткәрелә һәм зур бәйрәмгә әйләнә. Анда катнашучыларның саны арта. Популяр кышкы спорт чарасы бакалылар өчен дә яхшы традициягә әйләнде. Быел районда спорт бәйрәме 10 февральдә узды.

Биатлон үзәге халык белән тулы иде: иртә таңнан бирегә чаңгы ярышларында катнашу өчен төрле яшьтәге кешеләр ашыкты. Белем бирү учреждениеләре, авыл биләмәләре хакимиятләре, коррекцион мәктәп-интернат, балалар бакчалары, психоневрологик интернат вәкилләре, район кунаклары, шәхси эшкуарлар чаңгы ярышының актив катнашучылары булдылар.

Старт башлану алдыннан район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов барлык катнашучыларны җылы сәламләде. Ул «Русиянең чаңгы юлы» потенциалының елдан-ел артуының, үз сафларына төрле яшьтәге, һөнәрдәге, шөгыльдәге актив, сәламәт яшәү рәвеше яклыларны җәлеп итүенең әһәмиятле булуын, күңел көрлеге һәм яхшы кәеф бүләк итүен билгеләде һәм уңышлар теләде.

Һәр яшь төркеме узышы тәмамлангач, ә алар тугыз булды, ярышларның иң яхшы катнашучылары тантаналы шартларда медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Иң яшь катнашучылар Татьяна Кудрина һәм Никита Устюжанин, иң өлкән катнашучылар А.Н.Якимов, Г.Г.Старостина, Н.М.Шакиров һәм башкалар «Чаңгы юлы - 2019» дистанциясен уңышлы үттеләр.

«Чаңгы юлы»ның төп нәтиҗәсе - чаңгыга баскан һәркем җиңүче, чөнки кышкы спорт һәм дустанә аралашу бәйрәменең барлык катнашучысы төп наградага – ихтыяр көче һәм кыюлык салып сәламәтлеккә адым ясадылар.

Зоя АВДЮШКИНА,

яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының баш белгече.

Читайте нас: