+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2019, 11:14

Яхшы күршеләр

Бик күптән тол калдым, кызым Валентина - Сургутта, улым Николай Октябрьскийда яши. Алар, әлбәттә, кайтып торалар, әмма теләгәнчә еш түгел. Шуңа күрә тормышымны телевизор һәм гәзитләр, аеруча «районка» ямьли, тулыландыра. Ул минем өчен гүя гаилә әгъзасы. Аннан башка тагын өч гәзит алам, әмма иң яхшысы - «Авыл таңнары».

Миңа 85нче яшь инде, әмма гәзитне укудан туктамыйм. Безгә, өлкән яшьтәгеләргә, яңалыкларны тагын кайдан белергә?! Без бит күбрәк өйдә. Ә гәзит килсә - аны ачып укыйсың һәм барлык яңалыкларны беләсең.
Телевизордан яки башка гәзит-журналлардан биредә, безнең районда, нәрсәләр булганын белә алмыйсың. Редакция хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан призлар уйнатуда җиңүче буларак бүләк тапшыргач, гәзитне тагын да ныграк ярата башладым. Аларга зур рәхмәт. Конкурсларны, призлар уйнатуларны алга таба да үткәрсеннәр.
Яраткан гәзитем аша Нагорная урамындагы ут күршеләрем Зиннәт һәм Рәйлә Мәрдановларга, Илмир һәм Марина Кәлимуллиннарга, Ольга Леонтьевага рәхмәт әйтәсем килә. Аларга нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Ирләр тракторда, ешрак көрәк белән йорт яны территориясен кардан чистарталар, ә хатын-кызлар һәрвакыт хәлемне белеп торалар, кирәк булганда ярдәмләшәләр. Хөрмәтле күршеләремә, аларның балаларына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Елизавета МИТРОФАНОВА. Бакалы авылы.
Читайте нас: