+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 февраль 2019, 18:21

Җитәкчелекне - яңа кулларга

“Боҗыр” кооперативының отчет-сайлау җыелышында авыл хуҗалыгы предпри-ятиеләренең иң тәҗри-бәле җитәкчеләренең берсе Ә.Ә.Хөснетдинов лаеклы ялга китүе турында белдерде.Әмма башта, тиеш булганча, Әгъләметдин Әнгамович 2018 елдагы эшчәнлеккә җентекле анализ ясады. Кооператив әгъзалары докладны игътибар белән тыңладылар. Производство тармаклары буенча күп күрсәткечләр шатландыра. Аларны аерым билгеләргә кирәк.

“Боҗыр” кооперативының отчет-сайлау җыелышында авыл хуҗалыгы предпри-ятиеләренең иң тәҗри-бәле җитәкчеләренең берсе Ә.Ә.Хөснетдинов лаеклы ялга китүе турында белдерде.


Әмма башта, тиеш булганча, Әгъләметдин Әнгамович 2018 елдагы эшчәнлеккә җентекле анализ ясады. Кооператив әгъзалары докладны игътибар белән тыңладылар. Производство тармаклары буенча күп күрсәткечләр шатландыра. Аларны аерым билгеләргә кирәк.


Саннар һәм фактлар

  • “Боҗыр” авыл хуҗалыгы кооперативы 2018 елда салымнар һәм җыемнарны түләү буенча 4 млн 200 мең сум күләмендәге йөкләнгән бурычын үтәгән, бу районда түләнелгән барлык салымнарның һәм җыемнарның 29 процентын тәшкил иткән.
  • Тулай продукция җитеш-терү хуҗалыкта узган еллар дәрәҗәсендә калган һәм 83 млн 240 мең сум тәшкил иткән.
  • Бер эшчәнгә 1 млн 850 мең сумлык продукция җитештерелгән.
  • Отчет чорында сатылган продукциядән алынган керем 35 млн 195 мең сум тәшкил иткән, шул исәптән терлекчелек продукциясе сатудан - 27 млн 461 мең сум, үсемлекчелектән - 7 млн 734 мең сум, шул ук вакытта рентабельлелек 11 процентка җиткән.
  • Мөгезле эре терлекләр саны тотрыклы - 1415 баш.
  • Михайловка фермасында (мөдир В.В.Кулушев) 250 баш мал бар.
  • Мөгезле эре терлекләрне симертүдә уртача 300 кг авырлыктагы 96 баш үгез бар.
  • Бер елда 14424 ц сөт җитештерелгән һәм 11348 ц, күбесенчә югары һәм беренче сорт белән, сатылган. 1353 ц ит җитештерелгән һәм сатылган.
  • Ит сатудан кооператив - 10 млн 300 мең сум, ә сөт сатудан 17 млн 135 мең сум (сатып алу бәясе түбәнәйгәнлектән, бу сумма 2017 ел белән чагыштырганда берникадәр түбәнрәк) акча эшләп алган. 6 млн 114 мең сумлык ашлык сатылган.
  • Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан керем 37 млн 980 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.
  • Соңгы елларда «Боҗыр» җәмгыяте Октябрьский шәһәренең «Золотой рог» ит комбинаты белән актив хезмәттәшлек итә.


“Боҗыр”, күрүебезчә, районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе. Анда үз эшенең чын осталары, җиргә тугры, ахыргы нәтиҗә өчен җаваплы кешеләр хезмәт куя. Алдынгыларның исемнәрен әйтеп, ә алар күпләп яңгырады, Әгъләметдин Әнгамовичның һәркайсына фидакарь хезмәт өчен җылы рәхмәт сүзләре табуы очраклы түгел.


Валентина ШАКИРОВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 22 февральдә чыккан 16нчы санында укыгыз.


Читайте нас: