+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 февраль 2019, 18:27

Р.М.Кәримовның девизы: «Күңел җылыңны кызганма, уртаклашып, күбрәккә ия буласың»

“Зур вазыйфа” артында, кагыйдә буларак, кеше күренми. Равил Мотыйгуллович – аерым очрак. Акыллы әңгәмәдәш. Төрле сорау өчен ачык. Тыңлый һәм ишетә белә. Үзе турында - бер сүз сөйләми диярлек. Бары башкалар турында, һәм һичшиксез сокланып һәм хөрмәт белән. Күпбаскычлы карьера. Шуңа да уңыштан бернинди баш әйләнү юк, шул ук вакытта бары кешелеклелек һәм кайгыртучанлык, ярдәмгә килергә әзер булу, эшләү теләге. Интернеттан файдаланучылар өчен биографик мәгълүматлар ачык. Бүгенге безнең сөйләшү башкарма комитет рәисе Р.М.Кәримов булган “Якташлар-бакалылар” җәмәгыяте эшчәнлеге турында.

“Зур вазыйфа” артында, кагыйдә буларак, кеше күренми. Равил Мотыйгуллович – аерым очрак. Акыллы әңгәмәдәш. Төрле сорау өчен ачык. Тыңлый һәм ишетә белә. Үзе турында - бер сүз сөйләми диярлек. Бары башкалар турында, һәм һичшиксез сокланып һәм хөрмәт белән. Күпбаскычлы карьера. Шуңа да уңыштан бернинди баш әйләнү юк, шул ук вакытта бары кешелеклелек һәм кайгыртучанлык, ярдәмгә килергә әзер булу, эшләү теләге. Интернеттан файдаланучылар өчен биографик мәгълүматлар ачык. Бүгенге безнең сөйләшү башкарма комитет рәисе Р.М.Кәримов булган “Якташлар-бакалылар” җәмәгыяте эшчәнлеге турында.
- Равил Мотыйгуллович, без “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте барлыкка килүнең 20 еллыгын бәйрәм итү алдында торабыз. Әйтегез әле, юбилейны йомгаклар ясау өчен бәйрәм итәләрме яки киләчәккә стратегия төзү өченме?
- Юбилей, кешенең туган көне кебек үк, - нәрсәләр эшләнелгән, нәрсәләргә төзәтмәләр кертергә кирәклеген күрү өчен борылып карау өчен бер сәбәп. Әмма үткәннәргә мөрәҗәгать итеп, ирексездән киләчәкне планлаштыра башлыйсың. Шулай булгач, һәр истәлекле вакыйга - йомгаклар ясау өчен дә, яңа казанышлар өчен дә сәбәп ул. Масаюларсыз әйтәм, безнең җәмгыятьтә һәм тулаем Бакалы районында горурланыр кешеләр һәм эшләр бар. (Безнең сафларда, мисалга, Айрат Минһаҗевич Шаммазов – республикада гына түгел, бәлки ил күләмендәге зур галим).
- Җәмгыять башта нинди максат белән булдырылды? Бүгенге көндә барлык максатларга да ирешелдеме?
- Җәмәгать берләшмәсенең булуы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән Бакалы районы хакимияте кызыксына. Ә аңлашу булганда, хезмәттәшлек булганда – нәтиҗәләр бар. Сәләтле яшьләрне хуплау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, нинди дә булса объектларны төзүдә яки реконструкцияләүдә ярдәм - без мөһим дип исәпләгән юнәлешләр.
- Тагын да резервлар бармы, бу җәмгыятьне нинди юнәлештә үстерергә кирәк?
- А.М.Шаммазов һәм А.Г.Андреев белән соңгы очрашуыбыз вакытында киң даирә мәсьәләләрне, шул исәптән безнең районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын тикшердек, район дәваханәсе өчен рентген җиһазы сатып алуны конкрет билгеләдек. Без элек тә медицина хезмәтләндерүен камилләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләндек, Мостафа авылындагы яңа ФАП шуны раслый, ул 2018 елда файдалануга тапшырылды.
- Һәр социаль төркем, барыннан да элек, кешеләр ул. Якташлар җәмгыяте эчендәге мөнәсәбәтләрне ничек тасвирлап була?
- Һәр коллектив, мисал өчен, производстводагы яки студентлар коллективы, яшь буенча гомуми мәнфәгатьләр принцибы буенча формалаша. Безнең җәмгыять бу яклап уникаль. Биредә төрле буын кешеләре, төрле социаль статустагы, хәлдәге, төрле белемле кешеләр очрый. Һәм без бергә җыелганда, бу аермаларның әһәмияте калмый, “погонлы” кеше һәм үз юлын яңа башлаучылар, һөнәрдә беренче адымнар ясаучылар арасында чик югала. Беләсезме, бер-берсе белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр аралашканда шундый хәлләр дә еш була: әңгәмә барышында берсенең икенчесенең проблемасын җиңел хәл итә алуы ачыклана. Менә шулай ышанулы, бик демократив аерым атмосфера барлыкка килә. Ә аннан соң безне туган җирдә үткәрелгән төрле чаралар, бәйрәмнәр берләштерә.
- Күп кенә кешеләр, башкалага даими яшәргә күчеп, үзләрен уфалылар яки, сүз Мәскәү турында барганда, мәскәүлеләр дип атарга ашыгалар. Ә сез Мостафада тууыгыз белән горурланасыз...
- Ничек кенә горурланам әле! Бу минем туган җирем, анда балачагым, үсмер чагым, студент елларым үткән. Тормыш буйлап бергә барган якын дусларымны нәкъ шунда таптым. Авылым, районым, якташларым, укытучыларым минем өчен һәрвакыт беренче урында булды һәм булачаклар. Мин аларны еш хәтеремә алам. Нинди генә мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итсәләр дә, ярдәмләшергә тырышабыз. Беренче мөмкинлек барлыкка килү белән Мостафага, Бакалыга кайтам. Шушы сәфәрләр ярдәмендә миндә үз районым белән аерылгысыз бәйләнеш, туган илдә булуым иллюзиясе яши.
- Сез – дәүләт масштабындагы кеше, бик җаваплы вазыйфа билисез. Шундый йөкләнеш булып та якташлар җәмгыяте эшендә актив катнашырга Сезне нәрсә этәрде?
- Бурыч тойгысына нигезләнгән тәрбия. Кирәк! Әмма ихлас күңелдән. Миннән кайвакыт прагматик, эшлекле кешеләр берникадәр ирония белән:“Равил Мотыйгуллович, болар барысы сиңа нигә?” - дип сорыйлар. Мин шаяртам һәм аргумент сыйфатында Сент-Экзюпериның: «Миңа билгеле булган бердәнбер зиннәт - кешеләрнең аралашу байлыгы» дигән гыйбарәсен китерәм. Күңел җылыңны кызганма, уртаклашып, күбрәккә ия буласың, дигән күркәм сүзләре дә бар аның.
Миләүшә РИЯНОВА.
Читайте нас: