+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 февраль 2019, 18:20

“Управдом”ның беренче форумы

Республикада безнең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төрле проектлар: күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча программа, ихата территорияләрен төзекләндерү, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, калдыклар белән эш итүнең яңа системасы буенча һәм башка проектлар тормышка ашырыла. Алар безнең районда яшәүчеләргә дә кагыла, шуңа күрә эшләрне планлаштырганда урындагы үзидарә органнары гражданнарның барлык теләкләрен һәм фикерләрен исәпкә алырга тырышалар.

Республикада безнең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән төрле проектлар: күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча программа, ихата территорияләрен төзекләндерү, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, калдыклар белән эш итүнең яңа системасы буенча һәм башка проектлар тормышка ашырыла. Алар безнең районда яшәүчеләргә дә кагыла, шуңа күрә эшләрне планлаштырганда урындагы үзидарә органнары гражданнарның барлык теләкләрен һәм фикерләрен исәпкә алырга тырышалар.
“Управдом”ның районда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев рәислегендәге беренче форумы 2019 һәм аннан соңгы елларга планлаштырылган эшләр күләмен тикшерүгә багышланды. Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов, “Жилкомсервис+” идарә итүче компания директоры А.К.Кулейкин, “Экология Т” җәмгыяте директоры И.З.Шакиров, күпфатирлы йортлардан сайланган вәкилләр, шулай ук барлык теләүчеләр катнашты.
Чараны ачып, район хакимияте башлыгы күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау, ихата һәм җәмәгать территорияләрен ремонтлау буенча республика программалары кысаларында планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Ул ил хөкүмәте, республика ягыннан шушы мөһим өлкәләргә, яңа программалар кабул итүгә игътибар көчәю нәтиҗәсендә финанслау да артуын, бу күп объектлар төзү, ремонтлау, реконстукцияләү мөмкинлеге бирүен билгеләде. Александр Георгиевич гамәлдәге һәм быел эшли башлаячак программалар, аларда катнашу шартлары һ.б. белән кыскача таныштырды.
Рамил Зәкиевич Хәйдәров район территориясендә икенче елын эшләгән “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасының асылын җентекле ачты. Төгәлрәге, аның юнәлешләренең берсе - “Уңайлы башкорт ихатасы” программасы турында сөйләде. Аннан соң подъездларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча комплекслы программага тукталды, район үзәгенең нинди подъездларында һәм кайсы ихатасында нинди эшләр үткәреләчәген санап китте, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга да тукталды.
“Экология Т” җәмгыяте директоры И.З.Шакиров җыелучыларга “чүп реформасы” турында җентекле сөйләде һәм сорауларга җаваплар бирде. Илнур Җәмилович бу реформаның, барыннан да элек, илдә экологик хәлне яхшырту, әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне киметү, санкцияләнмәгән күпсанлы чүплекләрне бетерү һәм калдыкларның күбесен кабат эшкәртүгә җибәрү өчен кирәкле булуын билгеләде. Ул бәяләргә, чыгару графигына, компания белән килешү төзү алымнарына, хезмәт өчен льготалы түләү шартларына һәм халык күбрәк биргән башка сорауларга җентекле тукталды.
Алга таба очрашу “туры диалог” режимында дәвам итте: теләге булучылар кызыксындырган проблемалы мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүмат алдылар. Өстәмә күп сораулар бирелде, аларның кайберләре җентекле карау һәм ахыргы карар кабул итү өчен контрольгә алынды.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: