+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 12:58

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары турында

Хәзерге Русия тарихындагы икенче авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр “Авыл тәртиптә – ил муллыкта!” лозунгында үтте.

Хәзерге Русия тарихындагы икенче авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр “Авыл тәртиптә – ил муллыкта!” лозунгында үтте.
Ике елдан артыграк вакыт дәвамында исәп алу битләрен сканлаштыру, мәгълүматны эшкәртү, нәтиҗәләр алу буенча статистиканың территориаль органнары тарафыннан күләмле эш үткәрелде. 2017 ел ахырында - якынча йомгаклары, ә 2018 елда 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның ахыргы йомгаклары басылып чыкты.
Республика һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) буенча исәп алу йомгаклары тугыз китапта алты томда чыгарылды, алар Башкортстанстатның рәсми сайтында басылды. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу-2016 нәтиҗәләре авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим. Алар ярдәмендә хезмәт һәм җир ресурсларын файдалануны, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре мәйданнары структурасын, авыл хуҗалыгы терлекләренең баш санын, техник средстволарны, производство структурасын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдаланган технологияләрне күрергә мөмкин.
Исәп алу йомгаклары буенча Бакалы муниципаль районында 25 авыл хуҗалыгы оешмасы, 60 крестьян (фермерлык) хуҗалыгы, 12 шәхси эшкуар, 12916 шәхси ярдәмче һәм гражданнарның башка индивидуаль хуҗалыклары, гражданнарның коммерциягә карамаган бер берләшмәсе (бакчачылык, дача) исәпләнелә.
2016 елда авыл хуҗалыгы эшчәнлеген тормышка ашыручы гамәлдәге авыл хуҗалыгы оешмаларының өлеше гомуми санның 88 процентын тәшкил итте, 2006 ел белән чагыштырганда - 6,3 процентка; крестьян (фермерлык) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар – 90,3 процентка (28,4 процентка артты); шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыгы – 98,3 процентка (2,4 процентка күбрәк); гражданнарның коммерциягә карамаган берләшмәләре 100 процентка кимегән.
Исәп алу җирләр булуның һәм файдалануның киңәйтелгән күренешен тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә беркетелгән гомуми җирләрнең мәйданы (гражданнарның шәхси ярдәмче һәм башка хуҗалыкларын кертмичә) исәп алулар арасындагы чорда 109384тән 113218 гектарга артты, ә гомуми чәчү мәйданы 13502 гектарга, яки 25,2 процентка артты. Шул ук вакытта бер хуҗалыкка уртача туры килгән гомуми мәйдан: авыл хуҗалыгы оешмаларында – 37,5 процентка, крестьян (фермерлык) һәм шәхси эшкуарлар хуҗалыкларында 6,6 процентка артты.
Барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнары 24,3 процентка артты һәм 69725,9 гектар тәшкил итте. Техник культуралар мәйданнары күпкә – 2,7 тапкырга, азык культуралары 38,6 процентка артты. Бәрәңге, яшелчә һәм бакча культуралары сизелерлек, шул тәртиптә, 52,1 һәм 39,5 процентка кимеде.
Терлекчелектә дә зур үзгәрешләр булды. Узган уньеллыкта район буенча барлык категория хуҗалыкларда мөгезле эре малларның саны - 24,5 процентка, шул исәптән сыерлар – 17,4, дуңгызларның баш саны 67,6 процентка, сарык һәм кәҗәләр саны 11,6 процентка кимеде. Шул ук вакытта кошларның саны 3,1 тапкырга артуы күзәтелә.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу - авылның социаль аспектлары турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы. 10 елда (2016 елда 2006 ел белән чагыштырганда) авыл хуҗалыгы оешмаларында даими эшләүчеләрнең саны кинәт 3,4 тапкырга кыскарган. 2016 елда авыл хуҗалыгы производствосында мәшгуль булган 18дән 29 яшькә кадәрге даими эшләүченең чагыштырмача өлеше - 3,4 проц., 30дан 59 яшькә кадәргеләрнең - 93,6 проц., ә 60 яшьтәге һәм өлкәнрәк яшьтәге эшләүчеләрнең - 3 процент. Барлыкка килгән хәлне исәпкә алып, яшь хезмәткәрләрне авылга җәлеп итү буенча гамәлдәге программаларны уңышлы тормышка ашырырга һәм яңаларын эшләргә кирәк.
Исәпкә алуның авылда социаль сәясәт өчен принципиаль әһәмиятле булган тагын бер нәтиҗәсен - ташландык (буш торган өйләр белән) җир участоклары белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларның чагыштырмача өлешен билгеләргә кирәк. 2016 елда муниципаль район буенча мондый хуҗалыкларның өлеше гомуми хуҗалыклар исәбеннән 0,9 процент тәшкил итте.
Бу авыл территорияләрен үстерү, барыннан да элек, авыл халкының, авылның социаль һәм инженерлык инфраструктурасының авыл хуҗалыгына карамаган мәшгульлеген үстерү буенча җәмгыятьнең һәм дәүләтнең яңа тырышлыклары кирәклеге турында сөйли.
2016 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары белән җентеклерәк Башкортостанстатның http://bashstat.gks.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Любовь ТИМАШЕВА, дәүләт статистикасы подразделениесе җитәкчесе.
Читайте нас: