+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 12:46

Хәрби һәм тыныч хезмәттә җиңүләр

Хөрмәтле районда яшәүчеләр!
Армиянең һәм флотның кадерле ветераннары, Кораллы көчләр яугирләре!
Район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучы көне белән тәбриклим!
Русия солдатларын һәрвакыт кыюлык, җиңүгә омтылу, хәрби туганлык аерып торды. Ватаныбыз өлешенә күптапкырлар төшкән кырыс сынау елларында армия һәм флот яугирләре һәрвакыт тиңсез батырлык һәм Туган илне чиксез яратуларын күрсәттеләр.
Фидакарь батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл эшчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Илебезнең иреген һәм бәйсезлеген яклап калып, халык хуҗалыгын аякка бастырып, бүген алар үсеп килүче буынны патриотизм, Ватанны ярату һәм аның белән горурлану рухында тәрбияләүдә актив катнашалар.
Илнең Кораллы көчләрендә хезмәт иткәннәрнең, ерак һәм якын чит илдә зур һәм кече сугышларда аның мәнфәгатьләрен яклаганнарның барысына ихлас рәхмәт белдерәм. Яугир-интернационалистларны, Туган илебез чиге сагында торучы солдат һәм офицерларны, шулай ук киләчәктә Ватанны саклаучылар булачак егетләрне ихлас күңелдән тәбриклим.
Ныклы сәламәтлек, хәрби һәм тыныч хезмәттә җиңүләр, сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет телим!
Муниципаль район
хакимияте башлыгы А.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: