+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 13:10

Илебез чиген саклаган

Чик буенда хезмәт итү барлык вакытларда дәүләт әһәмиятендәге мөһим бурыч булып тора. Ватанны, аның чиген саклау һәрвакыт хәвефле, әмма бик тә мактаулы эш булды. Бакалылар арасында илебез чикләрен саклаган 200дән артыграк кеше бар, Г.Ф.Мингалев та алар исәбендә.

Чик буенда хезмәт итү барлык вакытларда дәүләт әһәмиятендәге мөһим бурыч булып тора. Ватанны, аның чиген саклау һәрвакыт хәвефле, әмма бик тә мактаулы эш булды. Бакалылар арасында илебез чикләрен саклаган 200дән артыграк кеше бар, Г.Ф.Мингалев та алар исәбендә.
- Элекке чик буе сакчылары булмый, - дип раслый Геннадий Федорович, хезмәт иткән вакыттан сакланып калган кительне һәм фуражканы киеп алып. - Армиягә чакырылганнан соң 45 елдан артыграк вакыт үтте, әмма бу чор биографиямдә чагу, онытылмас мизгел булып калды.
Амурда, Кытай чик буенда Хэйхэ шәһәре каршында хезмәт иткән. Благовещенск чик буе отрядындагы армия тормышын горурлык белән хәтергә ала, хезмәттән һәм чик сакчылары көнкүрешеннән алган тәэссоратлары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Куелган бурычларны алар авыр климат шартларында хәл итәләр - төбәктә кышын бик салкын һәм җәй көнендә эссе була. Чатлама салкында, койма яңгырда, теләсә нинди һава торышында көндез күзәтү постында торулары, төнлә дозорга барулары турында сөйли. Гадәти һәм бәйрәм көннәрдә яшел фуражкалы яугирләрнең хәстәрлеге бер – илнең тынычлыгын саклау.
«Гражданка»да Геннадий Федорович Бакалыдагы СПТУны, аннан соң Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге еллары ПМК-20дә механик, ҺЛ-78дә мастер булып эшләп үтә, Төньяк киңлекләрендә тәмамлана. Әйткәндәй, армиягә алынган 7 ноябрь Г.Мингалев өчен үзенчәлекле, чөнки лаеклы ялга чыгу көне дә шушы көнгә туры килгән.
Сельхозтехникада машина-исәп станциясе операторы, аннан соң диспетчер булып эшләгән тормыш иптәше Татьяна Николаевна белән гадәти көннәрен бүген бергәләп үткәрәләр, хуҗалык, бакча белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Чик буе сакчысының намуслы хезмәте турында почетлы билгеләре - Совет Армиясе отличнигы, пограннарядның өлкән хезмәткәре, II дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы билгеләре турында хәтергә алалар. Узган елда чик буе гаскәрләренең истәлекле 100 еллыгы датасында юбилей медале өстәлгән.
Мингалевларның нәселен балалары һәм оныклары дәвам итә. Уллары Николай әтисе үрнәгендә шулай ук армия чыныгуы алган, Ерак Көнчыгышта разведкада хезмәт иткән, хәзер гаиләсе белән Туймазыда яши. Кызлары Ольга район хакимияте бухгалтериясендә эшли. Алар әтиләре белән горурланалар һәм Ватанны саклаучы көнен аның белән бергә бәйрәм итәләр.
Л.ЛЕОНИДОВА.
Читайте нас: