+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 13:15

Камаулы Ленинградка сәяхәт

75 ел элек Бөек Ватан сугышы тарихында мөһим вакыйга була – Ленинград фашистлар камавыннан тулысынча азат ителә. Тарих ныгытмаларны һәм шәһәрләрне каһарманларча обороналауның күп мисалларын белә. Әмма сугыш елларында 900 көнгә сузылган Ленинград оборонасы каршында чал тарихның күп риваятьләре төссезләнеп кала, ул чын батырлык, чыдамлык һәм патриотизм үрнәгенә әйләнә.

75 ел элек Бөек Ватан сугышы тарихында мөһим вакыйга була – Ленинград фашистлар камавыннан тулысынча азат ителә. Тарих ныгытмаларны һәм шәһәрләрне каһарманларча обороналауның күп мисалларын белә. Әмма сугыш елларында 900 көнгә сузылган Ленинград оборонасы каршында чал тарихның күп риваятьләре төссезләнеп кала, ул чын батырлык, чыдамлык һәм патриотизм үрнәгенә әйләнә.
Төньяк башкалада яшәүчеләрнең үлем, ачлык, бомбага тотылу һәм батырлык көннәре турында күз яшьләреннән башка һәм тетрәнүләрсез сөйләргә мөмкин түгел. Камау вакытында йөзләрчә мең ленинградлылар, күбесенчә хатын-кызлар, балалар һәм картлар, һәлак була. Аларның тик аз өлеше генә бомбага тотудан һәм артиллерия утыннан һәлак була, күбесе ачыклыктан үлә. Бүген безгә икмәк валчыгын бөртекләп җыеп алуны, столярлык җилеменнән аш кайнатуны күз алдына китерү авыр. Әмма камаулы шәһәрдә яшәүчеләрнең хатлары, шигырьләре һәм хатирәләре тормышның чын кыйммәтләре турында уйланырга һәм аңларга ярдәм итә.
Шушы истәлекле дата юбилеена Бакалыдагы 1нче урта мәктәптә чара үткәрелде, анда тарих, әдәбият һәм, әлбәттә, ул фаҗигале көннәргә багышланган музыка берләште. Анда төрле яшьтәге балалар – 1нче сыйныф укучыларыннан башлап чыгарылыш укучыларына кадәр катнашты. Тамашачылар 75 ел элек булган вакыйганың мөһимлеген тойсыннар өчен һәрберсе тырышлык салды.
Оста алып баручылар Полина Злобина, Руслан Каһиров һәм Диана Әһлиуллина тамашачыларны Бөек Ватан сугышы тарихы, Ленинград камалышы, анда яшәүчеләр тормышыннан тетрәндергеч фактлар, аларның көндәлек батырлыгы һәм тормыш өчен көрәше белән таныштырдылар. Алып баручыларның сөйләүләре 3 Б һәм 4 Б сыйныфлары укучыларының дулкынландыргыч шигырьләре белән аралашты. Балаларның шигырьләре залда утыручыларның һәрберсенең күңеленә кадәр барып җитте.
Урта сыйныф укучылары Руслан Кирзеев һәм Аделина Шафыйкова кечкенә геройлар – камаулы шәһәрдә яшәүчеләр исеменнән үзләренең көн саен ничек су алулары, Ленинград паркларында яңа гына шытып чыккан үләнне җыеп, аны тоз белән ашаулары һәм иң тәмле ризык булып тоелуы турында сөйләделәр. Яна Железкова тамашачыларны куркыныч көннәрдә көндәлек алып барган һәм гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган кечкенә Таня Савичева тарихы белән таныштырды.
Өлкән сыйныф укучылары Аделия Латыйпова, Наталья Ермолаева һәм Алина Рәхмәтуллина тамашачылар өчен сугышчан еллар җырларын башкардылар. Һәр җыр сугыш елларыннан фото һәм видеоматериаллар белән озатылды, алар өчен активистыбыз Никита Зырянов җавап бирде. 1-10нчы сыйныфлар укучыларының кушма хоры чыгышы чараның кульминациясе булды, алар “С чего начинается Родина?”, “Священная война” һәм “О той весне” патриотик җырларын башкардылар. Берничә киеренке әзерлек атнасы дәвамында балалар җырларның сүзләрен ятладылар, Георгий тасмалары белән бизәлгән бәйрәм киемнәре әзерләделәр. Аларның чыгышын карарга күп кенә әти-әниләр дә килде.
Мәктәп залыннан бер генә тамашачы да битараф калып чыкмагандыр. Сугыш еллары тарихлары, шигырьләре һәм җырлары укучыларга камаулы Ленинградка чын сәяхәт кылырга һәм аның кайбер геройлары белән танышырга ярдәмләште. Чарада барлык катнашучыларга, аларның сыйныф җитәкчеләренә репетицияләрне оештыруда ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Мондый күмәк бәйрәмнәр яхшы традициягә әйләнәчәгенә ышанам. Үз тарихыңны белү – балаларга бирелгән тәрбиянең мөһим өлеше.
Анастасия АПАНАЙКИНА, Бакалыдагы 1нче мәктәпнең тарих укытучысы.
Читайте нас: