+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 12:48

Кыюлык һәм каһарманлык символы

Сугышчан хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары!
Офицерлар, прапорщиклар, мичманнар, сержантлар, солдатлар һәм матрослар!
Бакалы һәм Шаран районнары хәрби комиссариаты коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм халкыбызның кыюлыгы, каһарманлыгы һәм патриотизмы символы булып тора. Ватанга хезмәт итү һәрвакыт ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды. Ватанны саклаучыларның батырлыгы тарихыбыздагы сынылыш чорларында күптапкырлар җиңү яулау мөмкинлеге бирде. Гасырлар алышына, әмма Ватанны ярату һәм аңа бирелгәнлек, бурычка тугрылык традицияләре, намус һәм гаделлек башка илләр халыклары өчен үрнәк булып буыннан-буынга тапшырыла. Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтәбез. Кулына корал алып ХХ гасыр сугышларында илебез мәнфәгатьләрен яклаган яугирләрне онытмаячакбыз. Әфганстан, Чечня һәм гомумән Төньяк Кавказ, Көньяк Осетия, Сурия. Сугышчан хәрәкәтләр вакытында һәлак булган егетләр үз гомерләре бәрабәренә хәрби бурычларын үтәделәр.
Шулай ук хәрби хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтергә рөхсәт итегез. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, армиянең абруен һәм хәрби хезмәт дәрәҗәсен арттыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт.
Яшь егетләргә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар, армия мәктәбен намус белән үтүләрен, җиңү һәм үз гаиләңне, районны, Туган илеңне якларга басарга һәрвакыт әзер булу фәнен үзләштерүләрен телим.
К.КЛЮКИН, Бакалы һәм Шаран районнарының хәрби комиссары.
Читайте нас: