+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 февраль 2019, 13:13

Максатка омтылучан кыз

Бакалы районының Почетлы гражданины Наил Җәүдәтович Баһаветдинов нигез салган Талантлы яшьләрне хуплау фонды ел саен инициативалы, тырыш, уңышка омтылучы яшьләрне һәм аларның остазларын грантлар һәм стипендияләр белән бүләкли. Район мәктәпләренең иң яхшы укучылары һәм аларның остазлары укуда, спортта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнәләр. Стипендиатлар мәктәпне тәмамлаганнан соң илнең югары уку йортларында уңышлы белем алалар.

Бакалы районының Почетлы гражданины Наил Җәүдәтович Баһаветдинов нигез салган Талантлы яшьләрне хуплау фонды ел саен инициативалы, тырыш, уңышка омтылучы яшьләрне һәм аларның остазларын грантлар һәм стипендияләр белән бүләкли. Район мәктәпләренең иң яхшы укучылары һәм аларның остазлары укуда, спортта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнәләр. Стипендиатлар мәктәпне тәмамлаганнан соң илнең югары уку йортларында уңышлы белем алалар.
9 ел эчендә башкорт телен өйрәнгән тәрбияләнүчеләремнең күбесе Фонд стипендияләренә һәм грантларына ия булдылар. Аларның кайберләре югары уку йортларын тәмамладылар инде. Мәсәлән, Алина Мусина Фондның стипендиясенә һәм грантына берничә тапкыр лаек булды. БДМУны уңышлы тәмамлап, район үзәк дәваханәсенә эшкә кайтты һәм эпидемиолог булып хезмәт куя. Төрле елларда Фондтан грантлар алган Альбина Әхмәтҗанова, Данил Базылов, Светлана Никитина укуларын югары уку йортларында дәвам итәләр. 5нче сыйныф укучысы Айнур Галинга, 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Шафигуллинага төбәк дәрәҗәсендәге иҗади конкурсларда җиңүләре өчен Фонд грантлары тапшырылды.
Бакалыдагы 1нче мәктәптә талантлы укучылар күп. Алар арасында 11нче сыйныф укучысы Лиана Павлова чагу аерылып тора. Ул мәктәп фәннәренең күбесен тирәнтен өйрәнергә, белемен һәм күнекмәләрен даими камилләштерергә тырыша. Башкорт теле буенча олимпиадаларда берничә тапкыр җиңүче һәм призчы булды. Республика мәктәп укучыларының Кече Фәннәр академиясе кысаларында фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлы катнаша. Лиана биергә ярата, “Уралым” халык биюләре ансамбленә йөри. Ел саен башкорт теле буенча “Глобус” халыкара олимпиадасында катнаша.
Кыз тыйнак, ягымлы, җаваплы, максатка омтылучан. Тату гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнисе Фәйрүзә Мирзасалиховна һәм Геннадий Васильевич аның башлангычларын хуплыйлар һәм кызларының җиңүләренә ихлас шатланалар. Лианана өч ел башкорт теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды. Ике ел беррәттән төбәк этабында җиңде. 2018 елда Казан шәһәрендә башкорт теле буенча Бөтенрусия олимпиадасында катнашты һәм призчы булды. “Башкортстан өмете-2018” республика конкурсында һәм “Туган тел илчеләре” республика акциясендә катнашты. Бу уку елында ул безнең республика Башлыгы Грантына ия булды.
Башкорт телен өйрәнүдәге казанышлары өчен берничә тапкыр Талантлы яшьләрне хуплау фонды стипендиаты булды, аның грантын алды. Лиана моның белән бик горурлана һәм ул: “Тырышлыгымны, сәләтемне күрүләре һәм укуда җиңел булмаган хезмәтемнең лаеклы бүләкләнүе яхшы. Ныкышмалы хезмәт кенә кешегә сизелерлек нәтиҗәләр китерә ала. Башкорт телен өйрәнеп, мин туган республикам турында күбрәк беләм”, - ди.
Без талантлы яшьләрне хуплау өчен Фондка рәхмәтлебез. Лианага башкорт теле буенча Бөтенрусия олимпиадасында лаеклы нәтиҗәләр телибез. Югары үрләргә ирешү аны уңышларга рухландырсын.
Тәслия ГАЛИУЛЛИНА,
Бакалыдагы 1нче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: