+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2019, 16:20

“Форсаж” таксие һәрвакыт элемтәдә

Район халкын һәм аның кунакларын хезмәтләндерүче күптөрле таксилар арасында “Форсаж” таксие үз маркасын югары тота. Заказларны кабул итүгә һәм клиентның теләге буенча тәүлекнең төрле вакытында иң төпкелдәге авылга яки шәһәргә илтергә даими әзер булу халык арасында аны таләп ителгән һәм популяр итә.

Район халкын һәм аның кунакларын хезмәтләндерүче күптөрле таксилар арасында “Форсаж” таксие үз маркасын югары тота. Заказларны кабул итүгә һәм клиентның теләге буенча тәүлекнең төрле вакытында иң төпкелдәге авылга яки шәһәргә илтергә даими әзер булу халык арасында аны таләп ителгән һәм популяр итә.
Рөстәм Шәгасыймович Нуртдинов - “Форсаж”ны булдыру инициаторы. Яңа машина алгач, аның өчен акчаны тизрәк түләп бетерү өчен пассажирлар ташый башлый. Хезмәтләр күрсәтүнең шушы төрендә үз урынын тапканын сизми дә кала. Һәм менә 10 ел дәвамында бакалылар атнаның җиде көнендә, тәүлек әйләнәсенә, төрле юнәлешкә чыгучы ягымлы, заказларны төгәл башкаручы таксистларның хезмәтеннән канәгатьлек белән файдаланалар.
2010 елда шәхси эшкуар буларак теркәлә һәм үз канаты астына ышанычлы шоферлар җыя башлый. Башта алар аның энесе, дуслары була, ә бүген 25 автомобиль хуҗасы һәм 3 диспетчер популяр исем астында уңышлы эшлиләр. Барлыкка килүенең беренче көннәреннән үк, пассажирлар өчен зур җаваплылык тоеп, “урамнан” беркемне дә алмый, барлык шоферлар - туган районда яшәүчеләр, һөнәрмәндләр, эшкә урнашканда машина йөртү стажлары өч елдан да ким булмый. Автопаркта үз илебездә чыккан Калина, Приора, Лада-веста, Гранта, Ларгуслар, чит ил машиналары да бар. Шуңа күрә клиент үзе теләгән маркага заказ бирә ала.
Эш гади һәм анык оештырылган, шоферлар 3 сменада хезмәт куялар. Потенциаль клиентның заказы диспетчерга килә, ә ул тәүлек әйләнәсенә эшли, анда чакыру да, таксиның заявка буенча чыгу вакыты да язылып бара. Шоферлар үз исәпләренә бензин салалар, шулай ук бирелгән чакырулар санына карап диспетчер хезмәтләре өчен түлиләр. Боларның барысы коллективта дисциплинаны ныгыта, эшнең үтәкүренмәлелеген тәэмин итә.
“Форсаж”ның клиентлар табу белән проблемасы юк. Бакалылар туган һәм күрше районнарның якындагы торак пунктларына, шулай ук Уфага, Ырынбур, Казан, Новосибирск, Төмән, Мәскәү һәм башка ерак шәһәрләргә баралар.
Рөстәм Шәгасыймович кешеләр өчен таксиның уңайлы булуын билгели. “Мин үзем дә аның хезмәтләреннән теләп файдаланам. Балаларны укырга җибәрергә яки ашыкканда гараждан чыгарып, бензин салып һәм кирәк җиргә шәхси машинада баруга караганда такси чакыру җиңелрәк, арзанрак һәм уңайлырак”.
Әйтергә кирәк, Рөстәм Шәгасыймович, җитди кеше, элекке чик буе сакчысы буларак, ялкаулыкны яратмый. Шуңа күрә дә аның янына җитди, шулай ук күпләре армия хезмәте үткән ир-егетләр җыелган. Анда эчүчеләр юк, тәмәке тарту да хупланмый. Җитәкче хәвефсезлек техникасына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтүгә, шоферларның ел саен медицина каравы үтүенә зур игътибар бүлә. Әгәр урамда таксистның дөрес борылмавын, машинасының пычрак булуын күрә икән - кисәтү ясый. Шипланган тәгәрмәчкә вакытында күчү дә һәрвакыт аның игътибар үзәгендә.
Әйе, әйтеп кителгәнчә, “Форсаж”ның клиентлары күп һәм көннән-көн арта бара. Шуңа күрә паркны киңәйтү ихтыяҗы бар. Хезмәт үзенең тату коллективына яңа шоферлар килүен көтә.
“Форсаж” таксие хезмәтенең тату һәм игътибарлы коллективын Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, уңышлы юл һәм туганнары һәм якыннары янына һәрвакыт исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Ә 3-25-25 телефоны һәрвакыт элемтәдә.
Ләлә Рамазанова.
ОГРН 310026928600015. Реклама хокукында.
Читайте нас: