+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2019, 18:05

Изге бурычны намуслы үтәделәр

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы Бакалыда киң һәм күмәк билгеләнде. 15 февральдә героик һәм фаҗигале Әфган сугышына катнашлыгы булган кыю кешеләрне хөрмәтләделәр. Районда яшәүчеләрнең күпләренә ул вакытның фаҗигале вакыйгаларын кичерергә һәм югалып калмаска туры килде. Хәтер көне көн тәртибе “Олимп” ФСКда хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тантаналы очрашуын, һәлак булган бакалылар Валерий Зыятдинов һәм Александр Бритоусов каберләренә баруны, Геройлар аллеясында яугир-әфганлылар һәйкәленә веноклар салуны, Мәдәният сараенда “Әфганстан. Онытырга хакыбыз юк” чарасын үз эченә алды.


Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы Бакалыда киң һәм күмәк билгеләнде. 15 февральдә героик һәм фаҗигале Әфган сугышына катнашлыгы булган кыю кешеләрне хөрмәтләделәр. Районда яшәүчеләрнең күпләренә ул вакытның фаҗигале вакыйгаларын кичерергә һәм югалып калмаска туры килде.

Хәтер көне көн тәртибе “Олимп” ФСКда хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тантаналы очрашуын, һәлак булган бакалылар Валерий Зыятдинов һәм Александр Бритоусов каберләренә баруны, Геройлар аллеясында яугир-әфганлылар һәйкәленә веноклар салуны, Мәдәният сараенда “Әфганстан. Онытырга хакыбыз юк” чарасын үз эченә алды.

“Олимп”та дусларча очрашу

Көн уртасында физкультура-сәламәтләндерү комплексы яны автомобильләр һәм автобуслар белән тулды. Анда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булганнарның туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды.
Фойедә зур булмаган перекличка үткәрделәр, һәм зур зал почетлы кунакларны – сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын, Әфганның утлы юлларын үтүчеләрне һәм ерак илнең кайнар комнарында хезмәт итүнең авырлыгын үзендә татучыларны каршылый. Нәрсә генә сөйләмәсеннәр, алар ир-егетләрнең утта чыныккан дуслыгының кадерен беләләр, изге хәтер алдында намуслары саф.
Күпләре наградалары тантаналы ялтырап торган хәрби форма кигән. Көн геройларын тынлы оркестр (Радик Гәрәев җитәкчелегендә Иске Катай мәктәбе укучылары), яшь гвардиячеләр һәм яшь армиячеләр (район үзәге укучылары) сәламләделәр.
Ветераннар беренче котлауларны һәм, әлбәттә, сугышта катнашучылар истәлегенә җыр кабул иттеләр.
Көчлеләр һәм кыюлар хөрмәтенә көрәш
Көрәш буенча ярышларны да истәлекле датага һәм кыю яугир-әфганлыларга багышладылар. Спортчылар матур алыштылар, алар, Әфган сугышы ветераннары кайчандыр хезмәттә тапкырлык, чыдамлылык һәм көч күрсәткән кебек, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Ярышлар мәктәп укучыларының район спартакиадасы исәбенә үтте, һәм җиңүчеләр ачыкланды. Үз авырлык категорияләрендә мостафалылар Риназ Шәрипов, Илдус Насыйбуллин, урманайлылар Илназ Гаделшин, Рөстәм Фәтхетдинов, куштирәклеләр Ринат Газизов, Салават Хөсәенов, Айназ Шәйдуллин чемпионнар булдылар. Команда беренчелегендә җиңүчеләр һәм призчылар таблицасы: Урманай-Куштирәк–Мостафа. Көрәшчеләрне мәгариф бүлегенең һәм яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Валера һәм Саша, тыныч йоклагыз!
Карлы сукмактан озын чылбыр булып, кулларына кызыл канәферләр тоткан ветераннар тын калып искә алу, җылы сүзләр әйтү өчен Валерий Зыятдинов һәм Александр Бритоусов каберләренә килделәр. Читтән бу бик тәэсирле һәм дулкынландыргыч булды. Шигырьләр яңгырады. Һәлак булган, мәңгегә яшь булып калган якташлар турында истәлек яши, чөнки Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүчеләр, корал буенча иптәшләре, гаиләләре һәм якын кешеләре аларны онытмыйлар.
Геройлар аллеясында митинг
Әфган сугышы ветераннары колоннасы Геройлар аллеясына юнәлә. Яугир-әфганлыларга куелган истәлекле таштакта янында почетлы каравыл тын калган, флаглар тоткан һәм атрибутика таккан яшь гвардияче егетләр һәм кызлар тантаналы әзерлектә. Истәлекле дата уңаеннан митингны “Бердәм Русия”нең яшь гвардиясе” урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Вероника Попова ача.
Безнең һәрберебез тарихыбызның куркыныч битләрен белергә һәм истә тотарга бурычлы. Җирдә тынычлыктан кадерлерәк бернәрсә юк. Һәр яугир-интернационалист, гомерен хәвеф астына куеп, баш очында тыныч күк йөзенең чын бәясен белде. Бурычларын намуслы үтәгән яугирләргә карата безнең йөрәкләрдә рәхмәт тойгылары яши. Без ветераннарның, армиянең иң яхшы традицияләренә тугрылык саклап калган барысының сугышчан даны белән горурланабыз һәм әйләнеп кайтмаганнар алдында башыбызны иябез. Бу турыда Бакалы һәм Шаран районнарының хәрби комиссары К.А.Клюкин, сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район советы рәисе З.М.Солтанова сөйләделәр. Ерак эссе илдән әйләнеп кайтмаган солдатларны тын калып искә алдылар.
Район хакимияте һәм муниципаль район Советы, хәрби комиссариат бүлеге һәм ветераннарның район советыннан, яугир-интернационалистлардан веноклар салынды.
Лариса Селиванова.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 26 февральдә чыккан 17нче санында укыгыз.
Читайте нас: