+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2019, 16:17

«Позитив+Рыболов» магазинында сатып алучыларга шатлар

Алексей һәм Елена Алчиновларның гаилә эшкуарлыгына башлангыч 2000нче елда ук салына. Алар базарда аудиокассеталар сатудан башлыйлар. Вакытлар үтү белән ассортиментны киңәйтәләр, балык тоту өчен кирәкле товарлар сата башлыйлар. Балык тоту, билгеле булуынча, мавыктыргыч эш. Шушы категория товарларны сатучылар өчен дә ул мавыктыргыч булып чыга. Эшкуарлар шушы юнәлештә үсеш ала башлыйлар. Әмма аларга эшчәнлекнең башка төрләре дә ят түгел. Төрле кызыксынулы кешеләр буларак, тантаналы чараларны гелийлы шарлар һәм тукымалар ярдәмендә бизәү белән шөгыльләнәләр.

Алчиновларның бизнеслары акрынлап үсә һәм гаиләнең зур хыялы тормышка ашар вакыт җитә. Алексей һәм Елена иркен магазин ачалар, ул эшнең барлык юнәлешләрен сыйдыра ала. Күп көч, энергия, средстволар сарыф ителә. Узган ел ахырында “Позитив+Рыболов” магазины үз ишекләрен ача.
Яңа магазин хуҗалары балык тотарга яратучыларның теләкләрен канәгатьләндерергә тырышалар, сатып алучыларга балык тоту һәм табигатьтә ял итү өчен кирәкле товарларның киң ассортиментын тәкъдим итәләр. Аларда барысы - кечкенә ыргактан зур көймәләргә кадәр бар. Термослар, фонарьлар, камуфляж өс киеме, аяк киемнәре һәм балык тоту өчен кирәкле башка күп товарлар. Сатуда озынборын личинкасы һәм опарыш бар.
Гелийлы шарлар магазинда бәйрәм өчен товарлар янәшәсендә аерым урын алган. Шарларга 8-9177316982 телефоны яки ВКонтакте (vk.com/pozitivplusmarket) социаль челтәре аша заказ бирергә мөмкин.
Эшкуарлар товарлар ассортиментын балаларны шатландырачак яңа төрле уенчыклар, шулай ук мәктәп кирәк-яраклары белән тулыландырганнар. Туганнарны һәм якыннарны шатландыру өчен бүләкләр бүлеге ачканнар, сатуга бүләк сертификатлары эшләгәннәр. Шулай итеп, сертификатка ия булучылар магазинда күңеленә ошаган бүләкне ала алалар. “Позитив+Рыболов” туй автомобильләренә арендага декоратив атрибутлар тәкъдим итә.
Бакалы авылы, Коммунистическая урамы, 61 адресы буенча “Позитив+Рыболов” магазинында һәркемгә шатлар. Сатып алучыларны биредә эш көннәрендә 9дан 19 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр көтәләр. Бәйрәм көннәрендә, 9 мартны кертеп, бүләкләр җыелмаларына 10 процент бәйрәм ташламалары ясала. Җентекле мәгълүмат - сатып алганда.
Лариса СЕЛИВАНОВА.
ОГРН 30402071180004. Реклама хокукында.
Читайте нас: