+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2019, 17:48

Тәртипне - уртак тырышлык белән

Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибен һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итүгә, террорчылык, экстремистик акцияләргә, җәмәгать тәртибен төркемләп бозуга юл куймауга юнәлтелгән профилактикалау рейдлары район территориясендә даими үткәрелә.

Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибен һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итүгә, террорчылык, экстремистик акцияләргә, җәмәгать тәртибен төркемләп бозуга юл куймауга юнәлтелгән профилактикалау рейдлары район территориясендә даими үткәрелә.
Аларда полиция хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары һәм җәмәгать оешмалары әгъзалары катнаша. Аларның берсендә - “Ятьмә” исемендәге профилактикалау чарасында район гәзите һәм урындагы телевидение хезмәткәрләре дә катнаштылар.
Чара Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең конференц-залында башланды, анда бүлек начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы А.В.Крупский шәхси состав һәм дружиначылар белән профилактикалау чараларының максаты һәм бурычлары турында инструктаж үткәрде, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча урынбасары, полиция подполковнигы М.Р.Гарифуллин бүлекнең көче һәм средстволары турында мәгълүмат бирде. Аннан соң төркемнәр күрсәтелгән юнәлешләр буенча чыктылар.
Составында полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Р.М.Аллаяров, полициянең участок уполномоченные А.Н.Иванов, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Н.К.Дойникова булган безнең төркем өч – Боҗыр, Яңа Урсай һәм Иске Костей авыл Советы авыл биләмәләре юнәлеше буенча барды.
Боҗыр авылында полицейскийлар Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.М.Васильева белән очраштылар, авыл Советындагы эшләр торышы белән кызыксындылар. Гөлгенә Мәхмүтовна территориядә эшләрнең контрольдә торуын, килеп туган мәсьәләләр участковый һәм дружиначылар белән бергә хәл ителүен билгеләде. Анда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган гаиләләр юк, әмма кайвакыт көмешкә сату, урлашу, гаилә җәнҗаллары белән бәйле проблемалар барлыкка килә. Полицейскийларның авыл биләмәсе башлыгы белән әңгәмәсеннән хокук тәртибе саклау органнары вәкилләренең әлеге территориядә еш булулары ачыкланды. Элек җинаять кылган гражданнарны, проблемалы балигъ булмаганнарны, шулай ук дөрес булмаган яшәү рәвеше алып барган кешеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын йөздән танып беләләр, аларның яшәү шартлары, аралашу даирәсе һ.б. белән яхшы танышлар.
Яңа Урсай авылында шулай ук Яңа Урсай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.А.Кадерголов белән Г.ның гаиләсендә булдылар, гаилә башлыгы белән профилактикалау әңгәмәсе үткәрделәр. Ир беркайда да эшләми, хатынына кул күтәрә, алкогольле бәйлелектән җәфалана. Инцидент кабатланган очракта ир, яшәү урыны буенча тикшерелгән авылдашы гр.З. кебек, административ күзәтү астына алыначак.
Нагайбак авылында җинаятьләрне ачыклау һәм профилактикалау максаты белән полицейскийлар авылда яшәүчеләр белән очраштылар һәм сөйләштеләр, “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте магазины сатучысы А.В.Богомолова белән әңгәмә үткәрделәр. Шул ук авылда җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән гражданин Г.га карата административ протокол төзелде. Төркем Нагайбак, Казанчы һәм Иске Костей авылларында балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә исәптә торган берничә имин булмаган гаиләгә бардылар. Визит барлык гаиләләрдә әти-әниләр өйдә, аеклар, балалары тук һәм караулы булуын күрсәтте. “Полиция хезмәткәрләре визитлары нәтиҗәсендә күп кенә әти-әниләр үзләрен контрольдә тота башлыйлар, начар гадәтләрдән баш тарталар һәм яшәү өчен балаларга хәвефсез шартлар булдыралар, - дип билгеләде Н.К.Дойникова. – Мәсәлән, бүген без барган гаиләләрнең күпчелеге инде берничә ел исәптә тора, һәм шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр да кабат җаваплылыкка тарттырылмадылар”.
Рейд вакытында полицейскийлар көмешкә кайнатуны ачыклау һәм өйдә җитештерелгән алкогольне халыкка сатуны булдырмау буенча да эш алып бардылар. Әмма күрелгән чаралар, кызганычка каршы, нәтиҗәләр бирмәгән. Факт белән очраштык: авылда яшәүчеләрнең күбесе көмешкәнең кайда һәм кем сатуын белә, әмма бу турыда полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүдән баш тарталар. Ә көнен һәм төнен бу нокталарга “йөз грамм эзләп” барган авыл сәрхүшләре, “үз кешеләрен” әләкләргә теләмиләр. Әгәр чираттагы җитештерүчеләрне тотсалар, “ярты литр” эзләп алар кемгә барырлар?
Алты сәгатькә сузылган рейд соң гына бүлектә тәмамланды, анда һәр төркем эшләгән эше турында җитәкчегә рапорт бирде. Районның хокук саклау органнары район территориясендә җинаятьләрне булдырмауга алга таба да аерым игътибар бүлү ниятендә.
Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: