0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2019, 16:15

Товар алырга - «Универсал»га һәм «Хозмаркет»ка!

Шәхси эшкуарлар Нурисламовлар 20 ел сәүдә өлкәсендә эшләп кенә калмыйлар, бәлки позицияләрен елдан-ел ныгыталар, үзләрен эш белән тәэмин иттеләр һәм эш урыннары булдырдылар.

Шәхси эшкуарлар Нурисламовлар 20 ел сәүдә өлкәсендә эшләп кенә калмыйлар, бәлки позицияләрен елдан-ел ныгыталар, үзләрен эш белән тәэмин иттеләр һәм эш урыннары булдырдылар.
Барлык бакалылар, бигрәк тә ир-егетләр, “Универсал” магазинын беләләр, анда кечкенә шөрептән алып зур габаритлы техникага кадәр сатып алырга мөмкин. Биредә сатып алучыларны елмаеп, ягымлы каршылыйлар, нәрсә сатып алырга теләүләрен сорыйлар, күрсәтәләр, сөйлиләр, яхшы киңәшләр бирәләр. Килүчеләрнең әйбер алмый киткәне сирәк. Магазин киң ассортиментта көнкүреш техникасы, электр һәм бензин инструментлары, төзелеш материаллары, бакча инвентаре, мототехника, автомобильгә таккычлар тәкъдим итә. Магазинда күп исемдәге товар: суыткычлар, газ плитәләре, кер юу машиналары, сантехника, иттарткычлар, мультиваркалар, мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар, коляскалар, чаналар, бензин чапкычлары, су җылыткычлар, газ һәм электр казаннары һәм башка күпләр куелган. Биредә шулай ук юыну бүлмәсе өчен җиһазлар, төзелеш һәм ремонт, электр, җылыту, су белән тәэмин итү үткәрү өчен материаллар сатып алырга мөмкин. Магазин складына материаллар республикабызның, шулай ук Самара, Ульяновск, Пермь һәм башка шәһәрләрнең иң яхшы компанияләреннән китерелә.
Бай ассортимент, ташламаларның сыгылмалы системасы, кичектереп түләү, Саклык Банкы белән хезмәттәшлек, һәр клиентка индивидуаль якын килү һәм заказлар рәсмиләштерүнең гадилеге сатып алучыларны җәлеп итә. Товарларны хезмәткәрләр иң кыска срокларда һәм районның теләсә кайсы почмагына илтәләр.
Үткән 20 ел вакыт гаиләнең барлык әгъзаларының тырыш хезмәте, бизнес алып бару тәҗрибәсе арту белән билгеләнә. Бүген Нурисламовларның гаилә бизнесы - районда уңышлыларның берсе. Эшкуарларның ике – «Универсал» һәм «Хозмаркет» магазиннары бар, ә барысы гади генә - урындагы базарда, Рәмзилә Сабирҗановна һәм Рәсим Өлфәтович Нурисламовлар хуҗалык товарлары саткан кечкенә ноктадан башлана. Беренче елларда керемнәр товарларның яңа партиясен сатып алырга, салымнар күчерергә көч-хәл белән җитә. Вакытлар үтү белән средстволар барлыкка килә, аларны бизнесны киңәйтүгә, балалар үстерүгә һәм укытуга, шулай ук магазиннарның берсен, аннан соң икенчесен төзергә юнәлтәләр, хәйрия ярдәменә дә күбрәк акча бүлә башлыйлар.
Эшкуарларның уллары Урал һәм Марс мәктәптә укыган елларыннан ук әти-әниләренә сатуда ярдәмләшәләр. Калькуляторларны, товарлар белән киштәләрне, бушату-төяүне малайлар даими күрәләр, шуңа күрә тормыш юлларын нәкъ шуның белән бәйләүләре гаҗәп түгел. Бүген егетләр әти-әниләре белән иңне-иңгә куеп эшлиләр, алар инде һөнәри тәҗрибә туплаган, зур һәм кечкенә җиңүләре булган җитди яшь кешеләр. Аларның тормыш иптәшләре – Лиана һәм Регина ирләренә охшап шулай ук эшкуарлык сәләтенә ияләр, шушы елларда товарлар базарын җентекле өйрәнгәннәр, сыйфатка игътибар бирәләр. Килешүләр, поставкалаучылар, төрле фирмалар, базалар белән килешүләр төзү, шулай ук бухгалтерия алып бару – шушы һәм башка мәсьәләләрне алар хәл итә.
Өлкән Нурисламовлар тыныч - бизнес эшлекле һәм хезмәт сөючән балаларының ышанычлы кулларында. Әмма алар үзләре дә эшсез тормыйлар, алты оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшәләр. Кызлары Гөлназ гаиләсе белән кайткан вакытта сабыйлар да тагы да артып китә.
Тулыканлы тормыш, эшкуарлар арасында танылу табу, җайга салынган элемтәләр тулы тормыш белән яшәү һәм киләчәккә планнар төзү мөмкинлеге бирә.
Эльвира Солтанова.
ОГРН 406026035300016. Реклама хокукында.
Читайте нас: