Подъездларны комплекслы ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыру район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның шәхси контролендә тора. Район җитәкчесе һәм аның урынбасарлары агымдагы елда шушы программага кертелгән подъездларда берничә тапкыр булып, аларны карап чыктылар.
Өйләрне комиссиянең чираттагы каравы шушы көннәрдә Ворошилов мәйданында булды. Комиссия Ворошилов урамындагы 4, 6, 8, 12, 13 һәм 3нче йортларның барлык 12 подъездын йөреп чыкты. Бу йортлар программага очраклы кертелмәделәр, алар район үзәгенең күпфатирлы йортлары арасында иң искеләре.
Шушы йортларның һәркайсында алдан җыелышлар үткәрелде, анда яшәүчеләргә программаның асылын һәм шартларын аңлаттылар, эшләр төрләрен алар үзләре билгеләделәр, шулай ук милекчеләр арасыннан вәкаләтле кешеләрне сайладылар, алар эшләр барышына контрольлек итәчәк һәм аны кабул итәчәк. Шуңа күрә йортларда яшәүчеләрнең булачак үзгәрешләр турында белүләре, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда катнашырга һәм булышлык итәргә әзер булулары куанычлы. Алар үткәреләчәк ремонт өчен ихлас борчылалар, чөнки, подъездларны ремонтлаудан тыш, бу йортларда канализация һәм су белән тәэмин итү системасы күптән искергән. “Подъездда матурлык булдырып, аннан соң нинди дә булса торбаларны алмаштыра башламасыннар тагы”, – дигән фикерләр яңгырады төрле йортларда яшәүчеләрдән. Хакимият башлыгы аларның урынлы икеләнүләре белән килеште һәм “Жилкомсервис+” җәмгыятенең идарә итүче компаниясе җитәкчесе А.К.Кулейкинга подъездларны ремонтлау тәмамланганчыга кадәр бу мәсьәләләрне хәл итүне боерды.
Тәрәзәләрне пластиктан ясалганнарга алмаштыру, керү ишекләрен тиешле хәлгә китерү, беренче катның идәнен плитә белән йөзләү, стеналарны буяу, электрүткәргечләрне кабель-каналларга урнаштыру, энергия саклаучы лампалар кую, почта тартмаларын алмаштыру һ.б. подъездларны ремонтлау буенча республиканың яңа программасы кысаларында башкарылачак мәҗбүри эшләр булуын хәтерегезгә төшерәбез. Әлеге исемлеккә кертелмәгән эшләр төрен торакны тоту средстволары исәбенә идарә итүче компания башкарачак.
Очрашу вакытында шулай ук ихата территорияләрен төзекләндерү, иске сарайларны сүтү мәсьәләләре тикшерелде, идарә итүче компания эшенә дәгъвалар белдерелде, шулай ук рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Мисал өчен, Ворошилов урамының 8нче йортында яшәүче В.С.Скарякина оешма эшчеләренең, шулай ук А.К.Кулейкинның беренче шалтырату белән килүләрен, фатирда барлыкка килгән проблемаларны бетерүләрен билгеләде.
Һәркем үзен борчыган сорауларны бирә һәм район хакимияте башлыгыннан, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов, идарә итүче компания - “Жилкомсервис+” җәмгыяте җитәкчесе А.К.Кулейкиннан конкрет җаваплар ала алды.