+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 февраль 2019, 12:44

Ил Президенты В.В.Путинның Федераль Җыелышка Юлламасы

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт лидерының парламентка еллык Юлламасы Русиянең якын киләчәктәге үсешенең стратегик юнәлешләрен чагылдыручы программалы документ булып тора.
Президент үз Юлламасында төп игътибарны, барыннан да элек, “безнең эчке, социаль һәм икътисади үсеш мәсьәләләренә” юнәлтәчәге турында белдерде.
Социаль өлкә
Өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләрдә ипотека кредитыннан 450 мең сумны дәүләт исәбеннән капларга. Путин әлеге программаны 2019 елның гыйнварыннан башларга мөмкин дип белдерде. Ул шулай ук, әгәр әлеге ярдәмне ана капиталы белән бергә кушсаң, 900 мең сумнан арта, дип белдерде.
Русия гаиләләрендә керемнәр үсәргә тиеш. Атап әйткәндә, балалары күбрәк булган саен, гаиләләргә салым күләмен киметергә дигән тәкъдим ясады Путин. Ул балалары булган гаиләләрнең фатир мәйданына салымны да киметү яклы.
Моннан тыш, дәүләт җитәкчесе төбәкләргә салым ташламалары тәкъдим итте. Мәсәлән, хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка ипотека буенча ставкаларны киметергә.
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләү планкасын ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүне арттыру кирәк. Түләү аена 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр үсәчәк.
Пенсияне яшәү минимумына җиткерергә, аннан соң индексацияләргә.
Хәерчелек белән көрәшкә игътибарны юнәлтү, аз тэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен социаль контракт системасын кертүче төбәкләрне хупларга.
Микрокредитлау базарында тәртип булдырырга вакыт. Сүз мошенниклык һәм акча талау турында бара.
Керемнән мәхрүм калучылар өчен ипотека каникуллары кертергә.
Төзүчеләргә салым ташламалары бирергә кирәк. Шулай ук җиргә салымны да дөрес исәпләү мөһим. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, аның суммасы артык үзгәрергә тиеш түгел.
Поликлиникалар, даруханәләр һәм гражданнар арасында үзара электрон бәйләнеш булдыру мөһим.
Шулай ук кадрлар мәсьәләсе дә әһәмиятле. Моның өчен Путин “Земство докторы” программасында катнашучылар өчен яшь чикләвен алып ташларга тәкъдим итте. Моннан ары 50 яшьтән өлкәнрәк табиблар, авыл җиренә эшләргә күчкән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алачаклар. Табиблар – 1 миллион, фельдшерлар – 500 мең сум күләмендә.
Яман шеш белән авыручыларга ярдәмгә тагын да триллион сум акча бүлү кирәк. Сүз, атап әйткәндә, дөнья дәрәҗәсендәге 2 балалар онкология үзәге төзү хакында бара.
Мәктәпләрне җылыту һәм су белән тәэмин итү проблемасы ике елда хәл ителергә тиеш. Мәктәпләрне югары тизлекле интернетка тоташтырырга.
Чүп-чар һәм чүплекләр проблемасын хәл итәргә. Полигоннардагы калдыклар дистә еллар дәвамында җыелып килгән. Нәтиҗәдә, алар торак йортларга якын ятучы чүплек тауларына әверелгән.
“Калдыкларны эшкәртүче заманча системаны булдырырга кирәк. Күп кенә шикле конторалар акча каера һәм үзләренең бизнесларын яшерә”, – диде Русия лидеры.
Ул Гомумрусия халык фронтыннан (ОНФ) нәтиҗәле гражданлык контроле булдыруны сорады. Шулай ук чүп-чарны эшкәртү күләмен арттырырга һәм экологик яктан чистарак производствога күчерү кирәклеген әйтте.
2020 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәте күрсәтүне автоматик режимга күчерергә һәм инстанцияләр буйлап кәгазьләр күтәреп йөрүне бетерергә кирәк.
Илнең зур табигый мөмкинлекләрен экологик яктан чиста продукция алуга юнәлтү кирәк. Мондый ризыклар өчен илнең үз брендын булдыру мөһим.
Сатып алуларда дәүләт компанияләре өстенлекне Русия җитештерүчеләренә бирергә тиешләр.
Илкүләм космик үзәк булдыру һәм юлдаш төркеменең мөмкинлекләрен күпкә арттыру.
Икътисад үсеше тизлеге
Икътисад үсеше тизлеге Русиядә 3 проценттан артырга тиеш. “Хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка кабаттан инфляциянең максатлы күрсәткечләренә чыгарга һәм үсеш өчен уңышлы макроикътисад шартлары тудырырга кирәк” дигән фикердә ул.
Бюджет оешмаларында хезмәт хакларының планкасын төшермәскә кирәк. Эшкуарлык өчен ирек кирәклегенә басым ясады.
Путин фикеренчә, бизнес нәтиҗәлелегенең үсеш күрсәткече – экспортның үсүе. Бу уңайдан нәкъ менә авыл хуҗалыгын һәм ашлык экспортын яхшы мисал дип бәяләргә мөмкин, анда 44 миллион тонна күләменә ирешелгән.
Тышкы сәясәт,
хәрбиләр
Президент Белоруссия белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү, шулай ук ЕврАзЭсны ныгыту кирәклеге турында әйтеп узды. Шулай ук Кытай белән партнерлыкны ныгыту һәм Япония белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да сүз барды. Путин Европа илләре белән мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы һәркем өчен уңышлы булачагын әйтте.
“Русиянең уңышлы үсеше өчен тынычлык кирәк”, – диде Владимир Путин, чараны тәмамлап. Аның сүзләренчә, без масштаблы мәсьәләләрне “акрынлап һәм эзлекле” хәл итеп киләбез. ”Зур тизлектә үзгәрүче дөнья”га без лаеклы җавап бирергә һәм Русияне ата-бабаларыбыз кыйммәтләренә нигезләнгән цивилизация итеп саклап калырга тиешбез.
Ул шулай ук коралланудагы яңалыклар турында да әйтеп узды. Атап әйткәндә, язын суга “Посейдон”ны йөртүче беренче су асты көймәсе төшереләчәк. Шулай ук “Авангард”, “Сармат”ны күпләп җитештерү башланачак. Кораллану өлкәсендә яңалыклар күп.
Читайте нас: