+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 февраль 2019, 12:42

Уңыш канатландыра

“Баланы булган шартларда яшәргә өйрәтүдә бердәнбер мөмкинлек - сәләтләренә тулысынча ия булсын өчен аңа шартлар булдыру”, - бу сүзләр ХХ гасыр башында яшәгән педагог һәм философ Джон Дьюига карый. Ул вакытлардан соң йөз ел үтте, ә укучыларның сәләтен үстерү проблемасы бүген дә актуаль булып кала, белем бирүгә куелган төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

“Баланы булган шартларда яшәргә өйрәтүдә бердәнбер мөмкинлек - сәләтләренә тулысынча ия булсын өчен аңа шартлар булдыру”, - бу сүзләр ХХ гасыр башында яшәгән педагог һәм философ Джон Дьюига карый. Ул вакытлардан соң йөз ел үтте, ә укучыларның сәләтен үстерү проблемасы бүген дә актуаль булып кала, белем бирүгә куелган төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Мәктәп укучыларының сәләтен ачыклау һәм үстерү буенча эш безнең районда традиционга әйләнде. Талантлы яшьләрне хуплау фонды мәктәп укучыларының белемгә омтылуын һәрьяклы стимуллаштыра. Фонд стипендиясенә лаек булучылар арасында Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы, уку алдынгысы, фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүче һәм призчы Ләйлә Хәкимова да бар.
Ләйлә дистанцион олимпиадаларда зур теләк белән катнаша, кызның сүзләре буенча, ул күп яңаны һәм файдалыны белә алудан зур канәгатьлек ала. Моны укучының портфолиосындагы күпсанлы грамоталар һәм дипломнар раслый. Башта балалар конкурсларында катнаша, үсә төшкәч, Ләйлә белем һәм һәрьяклы үсеш алуның әһәмиятле булуын аңлый. Аның әдәбият, экология, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте, биология, татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗә олимпиадаларда уңышлы чыгышлары җиңүче һәм призчылар грамоталары белән билгеләнде.
Максатка омтылучан кыз ике ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призчысы булды. Ә бу уку елы аңа зур уңыш китерде. Ләйлә республика дәрәҗәсендә җиңүче булды һәм Казан шәһәренә төбәкара олимпиадага чакырылды, анда татар теле буенча яхшы белемен раслап, төбәкара дәрәҗә олимпиадада җиңүче булды. 2019 елның апрелендә ул халыкара дәрәҗәдә Башкортстан намусын яклаячак.
Ләйләнең югары күрсәткечләре - кызның үзенең ныкышмалылыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсе, ул дәресләр белән генә чикләнеп калмый, үз белемен киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча үзаллы эшкә күп вакытын бүлә. Укудагы зур йөкләнешкә карамастан, өстәмә рәвештә шөгыльләнә, төрле конкурсларда катнашу өчен вакыт таба. Аның эшләре республикада берничә тапкыр призлы урын яулады. Бу республиканың “Җанлы сүз” иҗади эшләр конкурсының “Әкият” һәм “Шигырьләр” номинацияләрендә 1нче һәм 3нче урыннар, татар теле буенча “Республикамны данлыйм” район сочинениеләр конкурсында җиңде. Шуның белән бергә бу остаз-укытучылар Д.Ф.Фатыйхованың, Р.Ф.Гыйбадуллина, Г.В.Кузне-цова, Г.Р.Кәримова, Р.А.Вәлиева, В.М.Әхмәтҗанова, А.А.Шафигуллинаның зур хезмәте. Хезмәтне яратуга нигез, бар нәрсәгә җаваплы мөнәсәбәт, әлбәттә, гаиләдә салынган. Чөнки сәләтле кеше, күктәге чагу йолдыз кебек, үзенә аерым игътибар бирүләрен таләп итә. Ул матур, тулы көчле йолдыз булсын өчен аның турында хәстәрлек күрергә кирәк. Монда кызның әти-әниләре зур ярдәм күрсәтәләр. Ләйлә күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе, омтылышы буенча укытучы, Венера Равиловна һәрвакыт янәшәсендә, барлык башлангычларда кызына ярдәм итә. Әти-әниләр баланың уңышлары һәм казанышлары белән кызыксыналар икән, бу икеяклы файда китерә: балалар өстәмә энтузиазм һәм шөгыльләнү теләге күрсәтәләр, ә әти-әниләр алар өчен горурлык кичерәләр.
Кыз җитди бурычларны хәл итәргә уңышлы өйрәнә. Әгәр бүген аны төрле кыенлыклар, конкурслар һәм олимпиадалар куркытмый икән, Ләйләнең уңышларга ирешәчәгенә һәм киләчәктә үз омтылышын табачагына кыю ышанырга мөмкин.
Альбина ШАФИГУЛЛИНА, Бакалыдагы 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: