+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 февраль 2019, 11:43

Утырышта муниципаль район Советы һәм хакимияте эшчәнлеге йомгаклары каралды

22 февральдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.

22 февральдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.
Анда каралган мәсьәләләр:
2018 елда муниципаль район Советының эшчәнлеге турында;
2018 елда муниципаль район хакимиятенең эшчәнлеге турында;
2018 елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары турында;
2019 елга муниципаль район бюджетына үзгәрешләр кертү турында;
2019 елга Башкортстан Республикасы Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар планы турында;
Советның “Муниципаль милектәге җиргә һәм дәүләт милек хокукы билгеләнмәгән җирләргә аренда түләве күләмен билгеләү турында” карарына үзгәрешләр кертү турында;
муниципаль район хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Муниципаль район Советының 2018 елдагы эшчәнлеге турында доклад белән Совет рәисе М.А.Киршина чыгыш ясады.
2018 елда муниципаль район хакимияте эшчәнлеге турында доклад һәм районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары, тиешле тармаклар буенча бурычларны тормышка ашыру буенча отчетлар белән район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, хакимият башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов, хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Р.Җ.Солтанов, хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов чыгыш ясадылар.
Муниципаль район Советы депутатлары отчетларны, шулай ук 2019 елга Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының Дәүләт җыелышына Юлламасының төп положениеләрен тормышка ашыру буенча чаралар планын бертавыштан расладылар.
Башка проектлар буенча да тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш эшендә Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары В.А.Тюр, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең урындагы үзидарә органнары белән эш буенча бүлекнең баш советнигы М.А.Йосыпов, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р.М.Мәрданшин, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм И.М.Усманов катнаштылар.
Утырыш ахырында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р.М.Мәрданшин, муниципаль район хакимияте исеменнән кайбер хезмәт ветераннарына, депутатларга, җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Утырышны муниципаль район Советы рәисе М.А.Киршина алып барды.
Читайте нас: