+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 13:25

Алар якташлар җәмгыяте эше башында тордылар: Кучумов Әгълә Җәмгытдинович

Катай авылында туып-үскән, спорт легендасы, ул республиканың иң титуллы спортчыларының берсе, спортча атлау буенча дөнья чемпионы, күптапкырлар Русия чемпионы һәм Европа кубогына ия. Туган авылында еш кунакта була, анда урындагы мәктәптә Әгълә Кучумов музее ачылды. Озак еллар спорт занятиеләре, мастер-класслар үткәрде, Катай балаларын спортча атлау нигезләренә өйрәтте. Туганы Геннадий Кучумов белән бергә «Якташлар-бакалылар» җәмгыятен оештыруның башында тордылар. Ә.Җ.Кучумов һәм район хакимияте инициативасы белән оештырылган Башкортстан суверенитетының 10 еллыгына багышланган җиңел атлетика йөгереше бакалылар хәтерендә чагу истәлек булып калды.
Читайте нас: