+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 13:27

Алар якташлар җәмгыяте эше башында тордылар: Романов Анатолий Иванович

Яңа Маты авылында туып-үскән. БР табигать ресурслары министры урынбасары булып эшләде, БАССРның ике чакырылыш Югары Советы, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайланды. Шушы елларда Анатолий Иванович күп мәсьәләләр буенча бакалыларга зур ярдәм күрсәтте. Квартал саен районның торак пунктларында гражданнарны кабул итте, авыл кешеләре тарафыннан бирелгән, аеруча социаль сорауларга (пенсияләр билгеләү, социаль түләүләр, төрле тармаклар наградалары бирү һ.б.) игътибар белән карады. Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайткан гражданнарга социаль яраклашуда аерым ярдәм күрсәтте.
Читайте нас: