+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 13:20

Алар якташлар җәмгыяте эше башында тордылар: Зарипов Равил Хәммәтович

Яңа Тымытык авылында туып-үскән, хәзер Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Бакалы районының Почетлы гражданины. Аның исеме Русиянең иң титуллы автомобиль төзүчеләре исәбендә. Ул үз язмышын үзе булдырган кеше. Авыл халкы күп хуҗалык һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән Азнакай районы белән чиктә һәм Яңа Тымытык авылына кадәр асфальтлы юл салуда күрсәткән ярдәме өчен аңа рәхмәтле. 2018 елның 28 июлендә аның инициативасы, финанс ярдәме, Яңа Тымытык авылыннан чыккан күп кешеләрнең булышлыгы белән авылның 100 еллыгына багышланган күркәм бәйрәм үткәрелде. Бу көнне Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләргә һәйкәл тантаналы ачылды, реконструкциядән соң авыл клубы эшен яңартты.
Читайте нас: