+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 13:54

Барысы хыялдан башлана

Куштирәк урта мәктәбе укучысы Гөлназ Мөхәммәдиева актив, тормыш сөючән кыз булып үсә. Спорт, бигрәк тә чаңгыда шуу белән яратып шөгыльләнә. Һәм, әлбәттә, аннан башка бер генә кичә дә, бер генә концерт та узмый - ул җырлый. Югары сыйныфта укучы зур зәңгәр күзле кызның район Мәдәният сарае сәхнәсендә «В горнице моей светло» җырын акапель башкаруын күп кенә бакалылар әле дә хәтерли.

Куштирәк урта мәктәбе укучысы Гөлназ Мөхәммәдиева актив, тормыш сөючән кыз булып үсә. Спорт, бигрәк тә чаңгыда шуу белән яратып шөгыльләнә. Һәм, әлбәттә, аннан башка бер генә кичә дә, бер генә концерт та узмый - ул җырлый. Югары сыйныфта укучы зур зәңгәр күзле кызның район Мәдәният сарае сәхнәсендә «В горнице моей светло» җырын акапель башкаруын күп кенә бакалылар әле дә хәтерли.
Бу мавыгуда төп үрнәк һәм укытучысы әнисе була, насыйбында башкача язылганда, ул да һөнәри артист була алыр иде. Ә Куштирәктә ирле-хатынлы Мират һәм Мөкәрәмә Мөхәммәдиевлар вазыйфалары буенча да, күңел омтылышлары буенча да үзешчән сәнгатьне төп оештыручылар һәм аның әйдәүче артистлары булдылар.
1993 елда Гөлназ театр сәнгате белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын уңышлы тәмамлый. Шул вакыттан өч дистә ел диярлек үтеп китте, бу чорда драма артисткасы онытылмас күп хатын-кыз рольләрен башкарды. Нигез салынуының беренче көннәреннән үк эшләгән «Нур» Уфа дәүләт татар театры сәхнәсендә аның таланты тулысынча ачылды. Төп амплуасы: романтик героиня, яшь лирик героиня, комедия героинясы.
Театрны яратучылар аны Бибигөл («Кыр казлары»), Мавия («Адашкан күңел»), Телли («Аршин-мал-алан»), Саҗидә («Җизнәкәй»), Зөләйха («Су юлы»), Хәдичә («Алты кызга бер кияү») һәм башка рольләрне башкаручы буларак истә калдырды.
Якташыбыз хезмәте югары бәяләнде. 2006 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы» исеме бирелде. «Дуслык моңы» халыкара башкорт һәм татар җыры конкурсы дипломы, күптапкырлар БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде, Актер җыры конкурсы, Уфада һәм Казанда матурлык конкурслары лауреаты булды.
Гөлназ безнең өчен драма һәм эстрада сәхнәсенең яраткан тылсымчысы булып кала. Бакалылар аңа «Якташлар-бакалылар» җәмгыятенең актив әгъзасы булуы өчен дә чиксез рәхмәтлеләр. Һәр район һәм авыл сабантуенда, мәдәни һәм иҗтимагый әһәмияттәге чараларда, шул исәптән республика халык язучысы Нәҗип Асанбаев истәлегенә багышланганнарда, матур җырлары белән һәрвакыт якташларын шатландырырга тырыша. Ел саен коллегалары белән олыларны - спектакльләр, укучыларны балалар тамашалары белән сөендерергә киләләр.
Сәхнәдә иҗади ачышларны уңышлы тормышка ашырган өчен без аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Читайте нас: