+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 13:52

Өченче буында доктор

Соңгы вакытта җәмгыятьтә медицина хезмәтләндерүенең, беренче медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләләре актив тикшерелә, медицина хезмәткәре шәфкатьлелек күрсәтергә һәм хәлгә керә белергә тиешме-юкмы дип бәхәсләшәләр, медицина хезмәтләндерүе исемлегендә андый төшенчәләр юк янәсе. Ваемсызлыкка аеруча өлкән буын кешеләре сизгер. Чөнки яшәү дәверендә ул докторның, барыннан да элек, шәфкатьле кеше булуына күнеккән. 50-80нче елларда район үзәк дәваханәсендә фельдшер Иван Петрович һәм регистратор Маргарита Борисовна Кудряшовлар шундый булдылар.

Уллары Виталий Иванович әти-әнисе сукмагыннан китте. Бүген инде ул үзе районда танылган хирург, республиканың Атказанган табибы, сәламәтлек саклау ветераны, әмма әти-әнисенең үрнәгенә, нәсыйхәтләренә гомере буена тугры калган - скальпель, дарулардан тыш, авыруны игътибары белән дә дәвалый.
Алма агачыннан, барыбыз белүебезчә, ерак төшми. Әти-әнисенең эшен Вячеслав Витальевич дәвам итте. Бакалыдагы 1нче урта мәктәпне медальгә тәмамлап, башка сукмакны да сайлый алган булыр иде, әмма ул картәтисе, әти-әнисе һәм абыйсы Игорь Кудряшовлар сайлаган җиңел булмаган юлдан китте. Уфа дәүләт медицина университетында студент еллары, Мәскәүдә, илнең башка зур шәһәрләрендә камилләшү һәм квалификация күтәрүләр инде артта калды. Өч елдан артык Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә табиб-кан юллары хирургы булып хезмәт куйды. Бүген ул медицина фәннәре кандидаты, 2007 елдан республика кардиология үзәгенең кан юллары хирургы. Әгәр илдә йөрәк-кан юллары авыруларыннан үлү һәм алар белән чирләүчеләрнең саны Европада иң югарыларның берсе булып калуын исәпкә алсак, якташыбыз сайлаган эшчәнлек юнәлешенең мөһимлеген аңлау авыр түгел. Ул шушы контингент авыруларны дәвалауга яңача якын килүне эзләү өстендә эшли.
Вячеслав Витальевичка мөрәҗәгать итәргә туры килгән бакалылар аның үз эшендә югары компетентлы булуын билгелиләр. Әмма аларны аның кешелекле, игътибарлы булуы, авыруның савыгуы яки яшәү сыйфаты яхшыруы белән ихлас кызыксынуы аеруча шатландыра. “Шулкадәр әти-әнисенә охшар икән!” - диләр аның турында соклану белән.
Вячеслав Витальевичның табиб, әти-әнисенең лаеклы улы, чын бакалылы исемен тормыш буйлап лаеклы йөртәчәгенә икеләнү юк. Аның үзенә дә озак елларга ныклы сәламәтлек телибез.
Читайте нас: