+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 11:55

Иң мөһиме - кешеләрнең сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга

Федераль Җыелышка Юлламасында Президент, сәламәтлек саклау турында сөйләп, ерактагы торак пунктларда кабул ителүгә эләгү дә проблема булып калуын билгеләде. Шушы уңайдан ул: 2020 ел ахырына кадәр медицина ярдәмен барлык авылларда, кайда гына яшәсәләр дә, барлык гражданнар өчен кулай итү бурычын куйды.
В.В.Путин сакчыл поликлиникалар форматын үстерергә чакырды. Бу идарә итүче һәм медицина персоналын эшнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтәчәк, 2021 елда барлык балалар поликлиникаларын яңа стандартларга күчерергә кирәк булачак. “Иң мөһиме, кешеләр дәүләт ягыннан үзләренә, үз сәламәтлекләренә хөрмәтчел, чын-чынлап сакчыл мөнәсәбәт тойсыннар”, - дип ассызыклады Президент. Без, үз чиратыбызда, медицина хезмәтләндерүенең кулайлыгын һәм сыйфатын яхшырту, җиһазларны яңарту буенча максатлы эш алып барабыз.
Безнең өлкәдә кадрлар кытлыгын исәпкә алып, Президент 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә эшкә барганда бер тапкыр бирелүче түләүне ала алсыннар өчен “Земство докторы” программасы өчен яшь чикләүләрен бетерүне тәкъдим итте. Ул табиблар өчен - 1 млн сум, фельдшерлар өчен ярты миллион сум тәшкил итәчәк. Район үзәк дәваханәсе дә кадрларга мохтаҗ. Табиблар һәм урта медицина персоналын җәлеп итү буенча эшне дәвам итәбез.
В.В.Путин шулай ук узган елгы Юлламасында онкология авырулары белән көрәш буенча программаны тормышка ашыруны тәкъдим итүе турында хәтергә төшерде. Бу максатларга зур средстволар юнәлтеләчәк. Монда иң мөһиме - иртә диагностикалау. Диспансеризация үткәрү сыйфатын яхшырту мөһим. Кешеләр тулыкыйммәтле тикшерелү мөмкинлегенә ия булырга тиешләр. Хәтта район дәваханәсендә гади тикшерүләр ярдәмендә ракның таралганрак төрләрен ачыклау катлаулы түгел. Әгәр сәламәтлегеңне саклап калырга телисең икән, һичьюгы елга бер тапкыр элементар тикшерелү үтәргә кирәклеген кешеләргә вакытында җиткерергә кирәк. Операция дәвалавыннан соң реабилитацияләү хезмәте булдыру турында максат куелуы яхшы. Президент халыкка паллиатив ярдәм күрсәтүне үстерү турында да сөйләде.
Әгәр Юлламадагы барлык тәкъдимнәр тормышка ашса, яхшы булачак. Районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, Юлламага таянып, халыкның сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту өчен эшләүләрен дәвам итәчәкләр.
Руслан Гәрәев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Читайте нас: