+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 11:53

Котлаулар

Кадерле дусларым, коллегаларым, якташларым!
1999 елда бик яхшы – “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте булдыру идеясе барлыкка килде, чөнки безнең беребезнең дә балачагыбыз, үсмер һәм яшьлек елларыбыз үткән кече туган ил белән элемтәсен өзәргә теләмәде. Очрашулар, аралашулар, чараларда катнашу аша кече туган илебез йөзәрләгән һәм меңәрләгән километр еракта түгел, ә бөтенләй янәшәдә булуын тойдык. Шушы елларда күпсанлы төрле, кызыклы, әһәмиятле вакыйгалар булды. Якташлык белән бәйле һәр эпизод безгә кадерле. Туган җирдә булганнарның барысы башкалада чагылыш таба һәм - киресенчә. Мондый үзара алмашу, үзара ярдәм бары тик бер-берсенең уңышлары һәм казанышлары белән горурланган дуслар арасында гына була.
Барыгызны да юбилей белән тәбриклим. Алда безнең эшләр, очрашулар, ачышлар күп булачагына ышанам. Барыгызга сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!
“Якташлар-бакалылар” җәмгыяте рәисе А.М.ШАММАЗОВ.
Читайте нас: