+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 18:00

Түбәләрнең кардан җимерелүен кисәтү турында

1-16 февральдә Идел буе округы субъектлары территорияләрендә социаль әһәмияттәге объектларның һәм торак йортларның түбәләре җимерелүнең 25 очрагы булды, шул исәптән 15-16 февральдә - 9 очрак. Биш кеше зыян күрде, шулар исәбендә бер бала, бер кеше һәлак булды.

1-16 февральдә Идел буе округы субъектлары территорияләрендә социаль әһәмияттәге объектларның һәм торак йортларның түбәләре җимерелүнең 25 очрагы булды, шул исәптән 15-16 февральдә - 9 очрак. Биш кеше зыян күрде, шулар исәбендә бер бала, бер кеше һәлак булды.
Йортларның түбәләре җимерелү, кар һәм бозлы кар төшү очраклары ешаю сәбәпле, 22 февральдә муниципаль район хакимиятендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиянең район хакимияте башлыгы урынбасары, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Р.З.Хәйдәров рәислегендәге планнан тыш утырышы булды.
Мондый очракларны булдырмау һәм алар килеп чыкканда нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметү өчен превентив чаралар комплексы билгеләнде, шул исәптән:
кардан йөкләнеш арту сәбәпле түбәнең җимерелү ихтималы булган түбә конструкциясе шактый зур мәйданлы сәүдә, спорт, мәдәни һәм күңел ачу билгеләнешендәге биналарның һәм корылмаларның, торак йортларның исемлеге аныкланды һәм исәпкә алынды;
түбәләрдә калын булып җыелган карны тазарту буенча чаралар оештырылды;
мөмкин булган җимерелүләрне ликвидацияләү өчен Русиянең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү буенча бердәм системасының Башкорт территориаль подсистемасының Бакалы территориаль звеносы көчләрен һәм средстволарын җәлеп итү өчен аның составы һәм тәртибе аныкланды.
Авыл биләмәләре башлыкларына, социаль әһәмияттәге объектлар, торак-коммуналь хуҗалык, сәүдә һәм туклану учреждениеләре җитәкчеләренә түбәләрне кардан һәм бозлы кардан тазартканда хәвефсезлек таләпләрен күзәтергә, шул исәптән түбәләрдән кар төшү ихтималы булган урыннарда кисәтүче билгеләр куярга һәм аларны әйләндереп алырга тәкъдим ителде.
Муниципаль район халкына бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен түбәләрдән кар һәм бозлы кар төшү ихтималы булган урыннарда хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтергә кирәк.
Борис ЛОБАНОВ, район хакимиятенең дәүләт оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: