+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 12:02

Туган җиребездән көч алабыз

Безнең һәркайсыбыз иртәме-соңмы үз-үзенә «Дөньяда иң кадерле нәрсә бар, тамырларыбыз кайда?» дигән сорауны бирә. Һәм һәркем хәтере белән үзе туып-үскән, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнгән, йолдызлар да якынрак, кар да аграк булган җиргә әйләнеп кайтып җавап табуына ышанам.

Безнең һәркайсыбыз иртәме-соңмы үз-үзенә «Дөньяда иң кадерле нәрсә бар, тамырларыбыз кайда?» дигән сорауны бирә. Һәм һәркем хәтере белән үзе туып-үскән, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнгән, йолдызлар да якынрак, кар да аграк булган җиргә әйләнеп кайтып җавап табуына ышанам.
Безнең районда уникаль күренеш – “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте бар. Зур даирә проблемаларны һәм мәсьәләләрне хәл иткәндә координация һәм берлектәге эшчәнлек өчен Бакалы районыннан чыгучыларның барысының тырышлыгын бер-ләштерүне ул үз максаты итеп билгеләде.
Миннән кайвакыт: “Якташлар җәмгыятендә сез ничә?” дип сорыйлар. Мин: “Республикада барлык яшәүчеләр”, - дип җавап бирәм. Бу дөрес тә. Безнең хәрәкәттә үз кече туган илен үстерү, якташларының тормышын яхшырту өчен күп эшләүче җитәкче-дәүләтчеләр булуы белән горурланабыз. Алар - А.М.Шаммазов, Р.М.Кәримов, Ө.Ш.Шәяхмәтов, Ф.Ф.Галләмов, З.Ш.Мәрданов, Ә.Җ.Кучумов һәм башка күпләр. “Булдыра алган кадәр кече туган илеңә ярдәм ит” дигән сүзләр җәмгыятьнең девизы булып тора дип әйтсәм, ялгышмам. Бу бер дә арттыруларсыз. 20 ел эчендә күпме яхшы эшләр башкарылды, санап бетерү авыр, алар белән масаю да дөрес булмас. Без бары үзебез туып-үскән район тормышы белән яшибез. Мине, мәсәлән, биредәге барысы: хуҗалык эшләре, перспективага планнар, кешеләрнең кәефе, яшь буынның ничек тәрбияләнүе, кешеләрнең нинди шартларда яшәве кызыксындыра. Безнең, бүгенге көндә үзебезне тәэмин итәргә сәләтле кешеләрнең, ярдәм итү мөмкинлеге булуны, авыр хәлдә калган якташларның мәнфәгатьләрен яклау кирәклеген аңлап, булдыра алган кадәр һәрвакыт ярдәмләшәм.
Үз вакытында якташлар-бакалылар Талантлы яшьләрне хуплау фондына нигез салуга зур өлеш керттеләр. Ул вакытта миңа ярдәм иткән җәмгыять әгъзаларының барысына чиксез рәхмәтлемен.
Безнең Фондның эшен Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Р.Ф.Хәбиров күптән түгел Уфада үткән “Мәгарифтә күтәрелеш” мәктәп мәгарифенең беренче форумында билгеләде. Бу 10 ел элек без дөрес адым ясавыбызны, аның бүген дә үз җимешләрен бирүен аңлата. Әгәр Фондның хуплавы аша үткән балаларның язмышын күзәтсәк, аларның барысы тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таптылар. Күбесе әлегә укый, ә белем алу курсын төгәлләгәннәре уңышлы эшли. Хәзер без якташлыкның яшьләр секциясен оештыру өстендә эшлибез, яшь буын да хәстәрлекләргә чумсын, эшкә кызыксыну тойсын һәм хәл итәргә кирәк булган кайбер мәсьәләләрне 5, 10 елдан соң тулы күләмдә үз өстенә алсын. Бу секциядә Фонд ярдәмен тойган балалар да булачак дип уйлыйм.
Якташларның эшләрендә һәм хәстәрлекләрендә кызыксынып катнашу, иганәчелек ярдәме, кече туган ил белән тыгыз бәйләнеш, язмыш аларны кайда гына ташламасын, “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте әгъзаларының һәрвакыт күңел ихтыяҗы булды. Шул исәптән минем дә. Чөнки Бакалы районы – минем кече туган илем, ул миндә иң изге тойгылар тәрбияләде. Якташлыкның алга таба да төп эш юнәлешләрен саклавына, районның яшь буынына кече туган илеңне ярату һәм аңа ярдәмләшүнең никадәр мөһим булуын күрсәтәчәгенә ышанам.
Наил БАҺАВЕТДИНОВ, техник фәннәр докторы, Талантлы яшьләрне хуплау фондына нигез салучы, Башкортстан Республикасының өченче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.
Читайте нас: