+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2019, 11:56

“Якташлар-бакалылар” саннарда һәм фактларда

  • “Якташлар-бакалылар” җәмгыятенең алыштыргысыз рәисе - Шаммазов Айрат Минһаҗевич.
  • Кучумов Геннадий Җәмгытдинович (хәзер мәрхүм) башкарма комитетның беренче рәисе булды. Катай авылыннан чыгучылар Г.Җ.Кучумов, аның тормыш иптәше Р.Л.Кучумова, Р.Ә.Кучумова, Р.Ш.Муфазалов җәмгыятьнең Уставын, оештыру документларын, якташларның беренче исемлеген әзерләгәндә зур эш үткәрделәр.
  • 2000 елдан башкарма комитет рәисе - Мостафа авылында туган, хәзер Уфа шәһәре шәһәр округының “Янгын сагы” МБУ җитәкчесе Равил Мотыйгуллович Кәримов.
  • Җәмгыятьнең беренче советы составында 31 кеше булды. Алар исәбендә район җитәкчеләре, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары вәкилләре, танылган якташлар. Вакыт үтү белән берләшмә составына яңа әгъзалар, шул исәптән иҗади элита вәкилләре керде.
  • Бакалы авылында 10 елдан артыграк “Сәләтлеләр йолдызлыгы” бәйрәме үткәрелә, анда Талантлы яшьләрне хуплау фонды учредителе Наил Җәүдәтович Баһаветдинов республика олимпиадалары, конкурслары призчыларын һәм җиңүчеләрен, районның иң яхшы спортчыларын һәм педагогларын хөрмәтли.
Читайте нас: