+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 март 2019, 13:55

Халаты ак, куллары алтын

Бакалы районы башкалага бик якыннардан түгел. Шулай булса да, хәзер яхшы юлдан иномаркада сәгать ярым - ике сәгать баруга - без инде Уфада. Ә 60-70нче елларда акрын йөрүче “Икарус”та, ул эшләп чыгарган газлар белән агуланып, каралмаган юллардан, Корыч тавын көч-хәл белән менеп, 5-6 сәгать бара идек. Һәм шуңа күрә ул җиңел булмаган елларда Уфага белем алырга юл тоткан якташларны аерып билгелисе, хөрмәтебезне һәм соклануыбызны белдерәсе килә.

Бакалы районы башкалага бик якыннардан түгел. Шулай булса да, хәзер яхшы юлдан иномаркада сәгать ярым - ике сәгать баруга - без инде Уфада. Ә 60-70нче елларда акрын йөрүче “Икарус”та, ул эшләп чыгарган газлар белән агуланып, каралмаган юллардан, Корыч тавын көч-хәл белән менеп, 5-6 сәгать бара идек. Һәм шуңа күрә ул җиңел булмаган елларда Уфага белем алырга юл тоткан якташларны аерып билгелисе, хөрмәтебезне һәм соклануыбызны белдерәсе килә.
Белемгә омтылу теләге зур һәм кайнар булган кызлар һәм егетләр аз түгел иде. Алар арасында шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләгән Әхмәтсолтан Әхтәмович Мөхәммәтшин дә бар. Ул Иске Куян авылында 1949 елда күп балалы гаиләдә туган. Әтисе Әхтәм Закирович сугыштан инвалид булып кайта, әнисе Әминә Рамазановна гомере буена совхозда эшли.
Кече яшьтән Әхмәтсолтан терлекләр ярата. Мәктәптә укыганда ук җәйге каникулларда бозаулар көтә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ветеринария фельдшерлары әзерләү училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, белгечлеге буенча эшли. Бала чагымнан иртән аның - төз гәүдәле, озын буйлы, чибәр егетнең ихата капкасын ачып, атын чыгарып, эшенә китүен хәтерлим.
Һәм авыл белгеченең барысы яхшы килеп чыга. Әмма алга бару теләге югалмый. Эштән аерылмыйча, егет Бакалы урта мәктәбе каршындагы эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укуын дәвам итә. “Миңа һәр көнне Куяннан Бакалыга юлсызлыктан 12 километр йөрергә туры килде. Әмма, авырлыкларга карамастан, 1968 елда урта белем турында аттестат алдым һәм Уфадагы 1нче медучилищега укырга кердем, ә инде 1970 елда Башкорт медицина институтының дәвалау факультетында белем ала башладым», - дип хәтеренә ала ул елларны.
Институтны 1976 елда уңышлы тәмамлаганнан соң укуын Республика клиник дәваханәсендә “урология” белгечлеге буенча интернатурада дәвам итә. Тупланган белемен аннан соң 44нче поликлиникада, Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә куллана, анда 17 ел дәвамында уңышлы һәм нәтиҗәле эшли, аларның 6 елын бүлекчәгә мөдирлек итә. Йөрәк ялкынын 10 ел дәвамында баш табиб булып эшләгән “Алкино” санаторие, аннан соң “Нефтяник” санаторий-профилакторие пациентларына да тулысынча бирә. Тупланылган тәҗрибә, осталыгы белән танылу таба һәм лаеклы бүләкләргә ирешә: ул югары категорияле табиб-уролог, РФның Сәламәтлек саклау отличнигы. Медальләргә, күпсанлы мактау грамоталарына лаек була.
43 ел эшләү дәверендә якташыбыз-ның шатлыклы: диагнозны вакытында куеп, дәвалау үткәргән һәм уңай нәтиҗә алган – пациентның савыккан чаклары күп була. Алар исәбендә - сидек юллары системасы рагын иртә ачыклау очрагы, бу пациентка тулы кыйммәтле яшәү мөмкинлеге бирә.
Вакытында мөрәҗәгать итмәгән-лектән, онкологик авыруларның кулдан ычкындырылган очраклары ачыкланган, дарулар белән дәвалауның нәтиҗәсе аз булганда борчылган, кайгырган чаклары да була.
“Пациентларыма туганнарыма, якын кешеләремә кебек карыйм, башкача яхшы табиб булу мөмкин түгел”, - дип йомгаклый Мөхәммәтшин.
Урология өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле дәвалау эшчәнлеге, яшьләр һәм студентлар арасында зур тәрбия һәм патриотик эш, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау өчен Әхмәтсолтан Әхтәмович Н.И.Пирогов һәм Бөек Петр җәмәгать орденнары белән бүләкләнә.
Ул бәхетле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Флүрә Ситдыйковна озак еллар Уфа шәһәренең кардиология диспансерында табибә-кардиолог булып эшләгән. Зур уллары Рөстәм отставкадагы федераль судья, кечесе Марат – адвокат.
“Мавыгуларыгыз бармы, аңа вакытыгыз каламы?” дигән сорауга ул: “Әйе, бар, бу... табиб-уролог булып эшләү, ул югары җаваплылык, пациентларга карата гадел булуны таләп итә. Практикадагы эшем теоретик белемнәрне арттыру белән алып барыла. Шулай да физик сәламәтлегемне ныгытуга һәрвакыт игътибар бүләм, көн саен 5 километр йөрим, гимнастик күнегүләр ясыйм. Җәен велосипедта 10ар километр узам. Сәламәтлегем булганда, эшләвемне дәвам итәм һәм аннан гаять зур канәгатьлек табам”, - дип җавап бирде.
Әмма аның шулай да авылда үткән балачагыннан гади мавыгуы бар: баянда һәм гармунда уйнау.
Билгеләргә кирәк, Әхтәм һәм Әминә Мөхәммәтшиннарның гаиләсендә барлык балалар югары белем алдылар. Әхмәтсолтанның энесе Әхмәтсалих озак еллар “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясендә төзелеш буенча начальник булып эшләде. Энесе Зиннур БДМИның санитария-гигиена факультетыннан соң укуын аспирантурада дәвам итте, кандидатлык диссертациясен яклады һәм әлеге уку йортында укытты. Энесе Флүр Бакалы психоневрологик интернат директоры булып эшли.
Күрүебезчә, һөнәри эшчәнлеге дә, шәхсән тормышы да Әхмәтсолтан Әхтәмовичның уңышлы бара. Әмма катлаулы медицина фәненең һәр биеклеге җиңел бирелми, күпме көч, күпме түземлек таләп ителә! Уңышлы якташларыбызның биографиясе белән җанлы кызыксынган яшьләрнең үз игътибарларын аларның характерларының шушы якларына, төрле авырлыклар булганда да максатларга ирешә белүләренә юнәлтүләрен телисе килә.
Менә шундый алар, безнең якташлар-бакалылар.
Читайте нас: