-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 март 2019, 12:14

КВН командасының җиңүе

Нефтекама шәһәрендә “Балачакның хәвефсез юлы” республика КВН конкурсының ярымфиналы узды.

Нефтекама шәһәрендә “Балачакның хәвефсез юлы” республика КВН конкурсының ярымфиналы узды.
Уенга республиканың алты шәһәреннән һәм алты районыннан балалар җыелды. Бакалыдагы 2нче мәктәпнең “Кыяр банкасы” командасы районыбыз намусын беренче елын гына якламый. Конкурска команданы укытучы А.В.Немов әзерләде, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы М.М.Әхмәтханов озатып йөрде.
Командалар традицион өч: “Безнең максат – юлларда тормыш хәвефсез булсын!” сәламләү конкурсында, капитаннарның “Акрын барсаң – ерак китәрсең...”, “Скутер: йөре рәхәтләнеп” музыкаль өй эше биреме конкурсларында катнаштылар. Барлык командалар әзерлеккә зур җаваплылык белән караганнар. Чыгышлар эчтәлекнең бирелгән темага, КВН стандартларына (көнүзәк мәсьәләләр, юмор), башкару мәдәниятенә туры килүе, бердәм форма булу, музыкаль бизәлеш кебек критерийлар буенча бәяләнде.
Нәтиҗәдә Бакалы егетләре һәм кызлары беренче урынны яуладылар. Аларга яхшы чыгышлар һәм, әлбәттә, алдагы конкурсларда җиңүләр телибез.
Марат ӘХМӘТХАНОВ, ЮХХДИ бүлекчәсе
начальнигы.
Читайте нас: