+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 март 2019, 13:10

Авыллар икенче сулыш алсын өчен

Ил Президентының Федераль Җыелышка Юлламасында яңгыраган күбесе безгә, авыл территорияләрендә яшәүчеләргә, актуаль.
Мин үзем өчен иң беренче чиратта медицинаны үстерүне аерып билгеләдем. “Земство докторы” программасы, әгәр яшь чикләүләрен алсалар һәм матди булышлык күрсәтсәләр, авыл өчен зур ярдәм ул. Район дәваханәсенә, ФАПларга яшь белгечләр генә түгел, бәлки урта яшьтәгеләр дә киләчәк.
Икенчесе – мәдәният. Президентның мәдәният учреждениеләреннән салымнарны бетерү тәкъдиме бик мөһим. Шулай ук үзем өчен авыл клубларын ремонтлау өчен акча бүлүне дәвам итү тәкъдимен билгеләдем. Авылларда бу - кешеләр җыела, үз мәсьәләләрен тикшерә, концертлар оештыра, килгән артистларның чыгышларын карый алган бердәнбер урын. Бездә мәдәният йортына җитәрлек күп халык йөри, фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашалар, балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.
Билгеләп үтәргә мөмкин булганның өченчесе - күп балалы гаиләләргә ярдәм. Төгәлрәге, өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләдә ипотека кредитының 450 мең сумы турыдан-туры федераль бюджеттан түләнеләчәк, «каплатылачак». Бу бик яхшы, авылда яшәүчеләр өчен гаять зур ярдәм. Шулай ук ипотека ставкаларын киметү, милеккә салым буенча льготалар карала.
Әгәр боларның барысы тормышка ашса, ул чагында авыл икенче сулыш һәм үсеш өчен көчле этәргеч алачак. Безнең район һәм авыл биләмәсе өчен бу, бөтен илдәге кебек, бик актуаль.
Лилия АХУНОВА, Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: