+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 март 2019, 13:05

Район Советы рәисе М.А.Киршинаның отчетыннан

Муниципаль район Советының отчет чорындагы эше Башкортстан Республикасы Башлыгының Дәүләт җыелышына Юлламасында, республиканың муниципаль берәмлекләренең VII съезды карарларында билгеләнгән бурычларны хәл итү белән бәйле булды. Аларның төп положениеләрен тормышка ашырып, без район хакимияте белән бергә муниципаль норматив актлар төзү һәм тикшерү, авыл биләмәләренең урындагы үзидарә органнары белән муниципальара хезмәттәшлекне арытаба ныгыту, урындагы үзидарәне тормышка ашыруда гражданнарның үзләренең катнашуы өчен кирәкле шартлар булдыру һәм урындагы инициативаларны хуплау, «Безнең авыл», «Реаль эшләр» һәм башка программаларда аларның киң инициативасын хуплау буенча системалы эшне тәэмин иттек. Бу төп юнәлешләрне агымдагы елда да саклаячакбыз.

Үз чиратыбызда безгә башка нәтиҗәле өлкәләрдә дә эшчәнлекне активлаштырырга кирәк булачак: республиканың башка муниципаль берәмлекләренең, безнең күршеләрнең муниципаль практикасын һәм уңай тәҗрибәсен киң кулланырга; халыкның республикада булган һәм тормышка ашырылучы программалар һәм проектлар, яңа закон актлары турында хәбәрдар булуын тәэмин итәргә; инициативаларны карау һәм күрсәтү, халык алдында тыңлауларда, җыеннарда, Советлар утырышларында муниципаль актларны, идарә итү буенча карарларны тикшерү барышында гражданнарны җәлеп итәргә; җәмәгать институтлары, авыл старосталары, йорт комитетлары вәкилләре белән даими диалогта булырга һәм аларның энергиясен урындагы дәрәҗәдәге проблемаларны һәм мәсьәләләрне берлектә хәл итүгә юнәлтергә.
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның республиканың Дәүләт җыелышына агымдагы 2019 елга Юлламасы эштә кулланма булып тора. Анда ул барлык дәрәҗә власть органнары алдында торучы заманча гомуми йортыбызны - туган Башкортстанны төзү өчен бердәмлекне һәм тупланганлыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән анык бурычларны билгеләде.
Депутатлар раславына югарыда күрсәтелгән Юлламаның төп положениеләрен тормышка ашыру буенча төп чаралар планы тәкъдим ителә. Урындагы үзидарә органнарының, депутатлар корпусының, активның тырышлыкларын куелган конкрет һәм масштаблы бурычларны хәл итүгә юнәлтергә кирәк.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 5 марттачыккан 19нчы санында укыгыз.
Читайте нас: