+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 март 2019, 13:09

“Земство укытучысы” программасы кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә булышачак

Ил Президенты В.В.Путинның “Земство докторы” аналогы буенча “Земство укытучысы” программасын эшләтеп җибәрү турында инициативасын бары тик хупларга гына мөмкин. Район мәктәпләре яшәсен һәм үсеш алсын өчен яңа көчләр, шул исәптән педагогик кадрлар кирәк.
Дәүләттән миллион алу, шул исәптән читкә киткән, кече туган иленә, кызганычка каршы, кайтырга ашыкмаган укуларын тәмамлаучылар өчен дә яхшы стимул булыр иде. Бу акчаны авылда йорт төзү өчен тотарга мөмкин. Аны яшь педагогларның квалификациясен күтәрүгә, ихаталарны төзекләндерүгә, ә төпкелдәге торак пунктларда эшләүче укытучылар өчен автомобиль сатып алырга рөхсәт итсәләр, яхшы булыр иде.
Күп кенә яшь укытучыларның мәктәпкә эшләргә хезмәт хакы түбән булганлыктан бармаулары, әмма, матди яктан яхшы якка үзгәреш булганда, һөнәр буенча эшләргә теләүләре сер түгел.
Зилә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Мостафа мәктәбе директоры.
Читайте нас: