+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 март 2019, 18:27

Бәхет сезгә, игелек, иминлек!

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!
Табигатьнең язгы уянуының беренче көннәрендә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – 8 Мартны билгеләү тирән символик. Ул чиксез яратуны, яхшылыкны, чагу матурлыкны, күңел җылысын һәм тормыш зирәклеген гәүдәләндерә. Һәм боларның барысы да табигатьнең бөек иҗаты – хатын-кызга карый.
Безнең әниләр, апа-сеңелләр, хатыннарыбыз изге – дөньяга яңа гомер бүләк итү, кешелекнең яңа буынына рухи кыйммәтләр тапшыру, иҗатка рухландыру, үзләрендә матурлык гәүдәләндерү сәләтенә ия. Ачык күңеллелек һәм зирәклек, эшлеклелек һәм активлык, компетентлылык һәм җаваплылык, район һәм республика, илнең барлык эшләрендә катнашырга омтылу нәтиҗәсендә хатын-кызларыбыз үз көчләрен җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә киң чагылдыралар.
Кадерле хатын-кызлар! Матур бәйрәм алдыннан сезгә яратуыгыз, чиксез түземлегегез, ягымлылык һәм игътибар белән чолгап алып, балаларыбызга биргән бар яхшылыгыгыз, туган ояның ямен һәм җылысын саклаган, һәрчак тынычлыкка һәм изгелеккә омтылган өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез. Күңел түрендәге барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!
Муниципаль район
хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: