+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 март 2019, 18:29

“Хатын-кыз – милләт анасы“ республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы“ республика конкурсы лауреатларын бүләкләү булды. Җиңүчеләрне котларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының хәләл җефете Каринэ Хәбирова, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров һәм танылган совет биатлончысы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Тихонов килде.
Җәмгыятьтә хатын-кызларның статусын арттыру, гаилә кыйммәтләрен тергезү, патриотизм һәм ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәтчел мөнәсәбәт тәрбияләү Республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оештырган конкурсның максаты булды, ул өченче тапкыр үткәрелде. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300дән артыграк хатын-кыз, шулай ук Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән һәм Мәскәүдән вәкилләр катнашты. Торатау Конгресс-холлы сәхнәсендә 150 финалчы катнашты. Алар арасында Бакалы районы хатын-кызлар советы рәисе, районның Почетлы гражданины Фәимә Салиховна Бүләкова да бар.
Конкурста катнашучыларны 10 номинация буенча бүләкләделәр. Фәимә Салиховна Финалчы дипломына, шулай ук “Өлкән яшьтәге хатын-кызлар” номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Читайте нас: