+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 март 2019, 18:35

Медиклар - чаңгы юлларында

Район үзәк дәваханәсе коллективында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар бик күп - алар медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә гаилә әгъзалары, сәламәтлек саклау ветераннары да.Үзләренең шәхси үрнәгендә алар кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнү теләге уяталар. Кем яхшы ял итә, шул яхшы эшли, дип исәплиләр.

Район үзәк дәваханәсе коллективында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар бик күп - алар медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә гаилә әгъзалары, сәламәтлек саклау ветераннары да.
Үзләренең шәхси үрнәгендә алар кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнү теләге уяталар. Кем яхшы ял итә, шул яхшы эшли, дип исәплиләр.
Медицина хезмәткәрләре районда уздырылган спорт ярышларында актив катнашалар, үзләре төрле акцияләр оештыралар. Мәсәлән, оешмалар, учреждениеләр, шәхси эшкуарлар һәм авыл биләмәләре арасында кышкы спартакиада исәбенә чаңгыда шуу буенча ярышларда район үзәк дәваханәсенең 5 кешедән торган командасы яхшы чыгыш ясады.
Медикларның кайберләре ак халатларын спорт костюмнарына алмаштырып, саф һава сулап карлы юлларда чаңгыда узышканда, икенчеләре биредә үк хезмәт вахтасы алып бардылар - ярышларда катнашучыларның сәламәтлек торышын күзәттеләр.
Читайте нас: