+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 март 2019, 18:23

Район башлыгы кубогы бакалыларда

Барлыкка килгән традиция буенча кыш уртасында Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең боз мәйданчыгында район хакимияте башлыгы кубогына ел саен үткәрелүче хоккей ярышлары булды. Алар Ватанны саклаучы көненә багышланды.

Барлыкка килгән традиция буенча кыш уртасында Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең боз мәйданчыгында район хакимияте башлыгы кубогына ел саен үткәрелүче хоккей ярышлары булды. Алар Ватанны саклаучы көненә багышланды.
Бу тапкырында боз өстендә Бакалы, Яр Чаллы һәм Татарстанның Байсар авылынан өч команда очрашты, анда кубокның яңа хуҗасы ачыкланды. Ярышлар тантаналы ачылды. Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф.Гайсин хоккейчыларны сәламләде, ихлас күңелдән аларга уңышлар һәм иң яхшы спорт сыйфатлары күрсәтүләрен теләде.
Жирәбә салу буенча бакалылар һәм байсарлылар беренче булып уйнадылар. Арбитр О.Ф.Павловның очрашу башлану турында белгертеп сызгыртуы булды - кунаклар җитди өстенлек алдылар һәм хуҗаларны үз капкалары янына «кыстылар». Байсар хоккейчылары җитезрәк булдылар, күпсанлы атака ясадылар һәм, безнең голпикерның барлык тырышлыгына карамастан, исәп буенча алга чыктылар. Әмма, ныклык күрсәтеп, Бакалы спортчылары акрынлап контруенны җайга салдылар һәм һөҗүм белән чиктән тыш мавыгучы көндәшләренең хаталарыннан даими файдалана башладылар. Нәтиҗәдә бакалылар җиңүчеләр булдылар.
Чаллылар белән байсарлылар уены да киеренке барды. Биредә Яр Чаллы спортчылары көчлеләр булып чыктылар. Шуңа күрә финалда безнең хоккейчылар чаллылар белән алышты. Көндәшләр бер-берсенә тиң булып чыктылар. Шуңа да барысының өстәмә вакыттан соң гына хәл ителүе гаҗәп түгел. Шушы киеренке тамашалы матчта Бакалы уенчысы Ленар Нәбиев нокта куйды, аның төгәл хәрәкәте безнең файдага 4:3 финал исәбен тәэмин итте. Җиңүче ачыклангач, хоккейчыларның һәм тарафдарларның эмоцияләре ташып торды. Тамашачылар ял көннәренең бер өлешен шулай итеп үткәрүләренә бер дә үкенмәгәннәрдер, дип уйлыйм. Чөнки шулай көч һәм җитезлек таләп иткән уенны якыннан карау - үтә мавыктыргыч шөгыль. Ә инде матч кызыклы һәм көтелмәгәнчә үткәндә, бигрәк тә.
Матчтан соң бүләкләү тантанасында командалар капитаннары район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов кулыннан Мактау грамоталары алдылар. Ярышларның төп призын – кубокны безнең хоккейчылар шатланып кабул иттеләр. Бөтен команда лаеклы уйнады, болар - Сергей Скарякин, Ленар Нәбиев, Константин Рыцев, Ринат Нәгыймов, Денис Алчинов, Руслан Сәлимов, Максим Павлов, Радик Сөләйманов, Илдар Гобәйдуллин, Артур Ялалов, Сергей Егоров, Алексей Волков, Илдар Мөхәммәтов. Капкачы Алексей Алчинов һәм судья Олег Павлов ун кеше өчен эшләделәр.
Көчле ихтыярыгыз һәм җиңүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт, егетләр!
Финүс ГАЙСИН, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе.
Читайте нас: