+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 март 2019, 18:24

Язгы бозда сак булыгыз!

Язгы җылы көннәр җитү белән, сулыкларда боз эри башлый. Бу балыкчыларга хәвеф белән яный.

Язгы җылы көннәр җитү белән, сулыкларда боз эри башлый. Бу балыкчыларга хәвеф белән яный.
Әгәр һава температурасы өч көннән артыграк 0 градустан югары булса, ул чагында бозның чыдамлылыгы 25 процентка кими. Боз астан да, өстән дә эри башлый. Кояш нурлары, яңгыр, томан, шулай ук монолит структурасын җимереп боз аша үтеп кергән кар сулары йогынтысыннан боз җимерелә. Язгы боз хәвеф турында кисәтеп чатнап ярылмый, ә акрын гына кыштырдап уала.
Балыкчыларга, боз өстенә кергәндә, салынган сукмак буенча гына йөрү тәкъдим ителә. Балыкчылар тартмасын бер җилкәгә генә асарга, ә чаңгыда хәрәкәт иткәндә беркетмәләрен һәм чаңгы таяклары элмәкләрен кулдан ычкындырырга. Боз өстенә су чыккан, күпсанлы бәке тишелгән урыннарга якын бармаска.
Боз гына хәвеф янап калмый, язын текә ярлардан да ерак торырга кирәк, аларның ишелү куркынычы бар.
Хәвефкә тарыганда кычкырып ярдәмгә чакырырга, кием чыланганчы үз-үзеңне коткару буенча барлык чараларны күрергә, боз өстенә чыгарга һәм килгән сукмактан, чөнки маршрут инде тикшерелгән, шуышып хәрәкәт итәргә.
Балаларның хәвеф-сезлеген тәэмин итү максатларында, әти-әниләргә аларның буш вакытларын кайда үткәрүләренә күз салырга кирәк. Су - ел әйләнәсенә хәвеф белән яный, ә язын аннан килгән хәвеф күптапкырга арта.
Хөрмәтле балыкчылар, яраткан мавыгуыгыз сезгә бары тик шатлык китерсен өчен язгы бозга кергәндә сак булыгыз. Хәвефсезлек чараларын күзәтү гадәттән тыш хәлләрдән котылып калу мөмкинлеге бирәчәк.
Гадәттән тыш хәлләргә тарыган очракта коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең бердәм телефонына шалтыратыгыз, стационардан – 01, мобиль телефоннан 101 саннарын җыегыз.
Экстрен хезмәтләрне чакыру өчен бердәм телефон – 112.
Борис ЛОБАНОВ,
район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гәдәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Читайте нас: