+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 март 2019, 11:54

Аптека ышанычны аклый

В.С.Маркованың Ленин һәм Мәктәп урамнарында урнашкан аптекаларында халыкның булмаган чагы сирәк. Чират барлыкка килсә дә, моның сәбәбе аптека хезмәткәрләренә бәйле түгел: алар клиентларны һәрвакыт тиз һәм һөнәрмәндләрчә хезмәтләндерәләр. Фармацевт чиратта торган соңгы сатып алучыны хезмәтләндерү белән, керү ишеге ачылып, аптекага чираттагы сатып алучылар керә. Бу нәрсә турында сөйли? Әлбәттә, аптеканың бакалыларда популяр булуы турында. Аларда гына да түгел. Төпкелдәге авылларда яшәүчеләрнең дә күбесе район үзәгенә эш белән яисә товар сатып алырга килгәч, өй аптечкасы запасын тулыландыру өчен бирегә керәләр.

В.С.Маркованың Ленин һәм Мәктәп урамнарында урнашкан аптекаларында халыкның булмаган чагы сирәк. Чират барлыкка килсә дә, моның сәбәбе аптека хезмәткәрләренә бәйле түгел: алар клиентларны һәрвакыт тиз һәм һөнәрмәндләрчә хезмәтләндерәләр. Фармацевт чиратта торган соңгы сатып алучыны хезмәтләндерү белән, керү ишеге ачылып, аптекага чираттагы сатып алучылар керә. Бу нәрсә турында сөйли? Әлбәттә, аптеканың бакалыларда популяр булуы турында. Аларда гына да түгел. Төпкелдәге авылларда яшәүчеләрнең дә күбесе район үзәгенә эш белән яисә товар сатып алырга килгәч, өй аптечкасы запасын тулыландыру өчен бирегә керәләр.
Аптека ачылган беренче көннәрдән үк шулай булды. Әмма барысын да тәртип буенча. 38нче район үзәк аптекасында провизор-технолог булып эшләгән Венера Сергеевна Маркова 1994 елда үз эшен ачу идеясе белән яна башлый. Лицензия алгач, универмаг бинасында зур булмаган мәйданны арендага ала. Баштагы чорда эшкуарлык тәҗрибәсе җитми, күп нәрсәгә эш барышында өйрәнергә туры килә. Үзе үк товар запасын һәм ассортиментын булдырырга, җитәкче, товар сату буенча белгеч, бухгалтер һәм юрист функцияләрен башкарырга тырыша.
Бу районда гына түгел, бәлки республикада да беренче шәхси аптекаларның берсе булгандыр, мөгаен, шуңа күрә дарулар алырга дип хәтта күрше районнардан да киләләр. Бер үк вакытта халыкның һәм район үзәк дәваханәсенең үтенече буенча дәваханә поликлиникасы бинасында аптека пункты ачыла. 1999 елда Бакалы районының милеккә идарә итү комитеты белән Ленин урамы, 93 адресы буенча эшчәнлек алып баруга килешү төзи. Анда әле дә аптекаларның берсе эшләп килә. В.С.Маркова аптекасын кайда гына ачса да, сатып алучылар аның артыннан баралар. Бәлки кешеләр гуманлы эш белән шөгыльләнгән эшкуар өчен иң мөһиме баю һәм акча артыннан кую түгел, ә чирне җиңәргә, проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү теләге икәнлеген тойганнардыр.
- Мин шөгыльләнгән эш беренче итеп кешеләргә файда китерә, аннан соң гына миңа табыш, - ди Венера Сергеевна. – Минем өчен иң мөһиме – сатып алучының чын-чынлап ышануы. “Венера, без синең аптекага йөрибез” дигән сүзләре өчен рәхмәтлемен.
Эшкуарның бүгенге көндә Ленин һәм Мәктәп урамнарында ике аптекасы бар. Мәктәп урамындагы аптекасын ул 2007 елда, Ленин урамындагы бинага арендасы тәмамлангач ача. Шул чагында «Кадрларны кая күчерергә, поставкалаучыларга ничек түләргә?» дигән сораулар барлыкка килә. Шәхси бинасы һәм иртәгәсе көнгә ышанычы да булмый. Барысын уйлап, яңа нокта төзү турында карар кабул ителә. Кыска гына вакыт эчендә бер катлы бина төзиләр, аның өчен кадерле булган хезмәткәрләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә яхшы шартлар булдыра алалар. Цоколь катында “Мать и дитя” магазины урнашкан, анда балалар өчен товарлар сатыла. Шулай ук Саклык Банкы банкоматы эшли, бу клиентлар һәм авыл кешеләре өчен уңайлы.
Тиздән Ленин урамындагы бина белән дә мәсьәлә уңай хәл ителә. Аны шәхси милек итеп рәсмиләштереп, эшкуар капиталь ремонт ясый. Хәзер аптекада иркен, уңайлы, товарлар урнаштыру өчен җиһазлар һәм витриналар урнаштырылган, хезмәткәрләрнең ялы өчен бүлмә бар. Аерым саклау шартлары таләп ителгән препаратлар өчен суыткычлар, шулай ук дымлылыкны һәм бинаның температурасын үлчәү өчен приборлар бар. Объектта янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Гомумән, ремонтка күп көч һәм средстволар салынган. Венера Сергеевна үз хезмәткәрләренә, аптека буенча күршеләре “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте рәисе А.Н.Дырнаевка, шәхси эшкуар И.Т.Владимировка, В.Г.Тангаевка (элекке “Юлдаш”), район үзәк дәваханәсенең элекке баш табибәсе Г.С.Хәйбрахмановага ремонт үткәрүдә ярдәм һәм булышлык, җылыту үткәрүдәге оператив эше өчен шәхсән “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыяте филиалы начальнигы Р.Р.Хәкимовка бик рәхмәтле.
Аптекада сатып алучылар өчен барлык шартлар булдырылган, анда дисконт ташламалары гамәлдә, заявкалар биреп була – даруны 1-2 көндә кайтарып җиткерәләр, интернет-заказлар ясау (“Аптека.ру”, “Здравсити”), кан басымын, тән авырлыгын үзаллы үлчәү мөмкинлеге бар, култык таяклары прокаты оештырылган.
Эшкуар, ялгыз кеше яу кайтармый ди, аптека эшендә бигрәк тә, уңышның 90 проценты нәкъ кадрларга бәйле. Грамоталы һәм җаваплы белгечләр аның аптекасының йөзе булып тора, алар үз белемнәрен һәм осталыкларын даими камилләштерәләр, укуда булалар. Алар психологлар да, консультантлар да, авыруларның сызлануларын аңлаучы кешеләр дә. Белгечләр Зилә Шәрипова, Надежда Лисина, Надежда Рәҗәпова, Любовь Гыйндуллина, Ильвина Насыйрова озак еллар эшлиләр һәм үз бурычларын бик яхшы башкаралар, яшь белгечләр Наталья Лисина, Ләйсән Тузова алардан калышмыйлар. Регина Мофаздалова, Нәзифә Әюпова бухгалтерлык эшчәнлеген грамоталы алып баралар. Коллектив бик тату, бергә ял вакытларын, бәйрәмнәрне, төрле конкурслар үткәрергә яраталар. Аптека төзү һәм ремонт кайбер финанс кыенлыклар булдырса да, эшкуар хәйрия ярдәменнән дә читтә калмый.
Венера Сергеевна – актив тормыш позицияле кеше, җырларга, синтезаторда уйнарга, яраткан эте Ричард белән саф һавада йөрергә ярата. Англиядә һәм Швейцариядә белем алган, хәзер Чехия отельләренең берсендә эшләүче кызы Юлиянең уңышларына шатланып яши.
Актив, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз эшеңдә уңышлы булу, аны кирәкле итү теләге бәхет, оптимизм һәм киләчәккә ышаныч тою өчен уңай кәеф бирә. Венера Сергеевна: “Көчле конкуренция шартларына түзү һәм югалып калмау - бизнесның төп бурычы. Мин һәрвакыт гадел бизнес яклы!” Шуңа күрә эшкуар даими камилләшә, нәрсә дә булса яңаны кертә, яхшы эшләү өчен шартлар булдыра. Быел ул аеруча актуаль, чөнки бизнесына 25 ел тула!
Реклама хокукында.
Лиц. ЛО-16-02-001626-15 МЗ РТ
от 28.04.2015.
Ярамаска мөмкин, табиб белән киңәшләшегез.
Читайте нас: