+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 март 2019, 11:48

Авыл кешеләре проблема күтәрәләр

ВКонтакте социаль челтәренең “Подслушано в Бакалах” төркеменә
Светлана РЫЦЕВАдан мөрәҗәгать килде:
Исәнмесез, бакалылар! Дәваханә янында инвалид билгесе белән нигә парковка юк икән дигән сорау туды миндә.
Светлана, хәерле көн! Бакалы район үзәге дәваханәсе территориясендә инвалидлар өчен махсус автомобиль парковкалау урыны бар. Ул район үзәк дәваханәсе территориясендә, медицина учреждениесенә үзәк керү юлының уң ягында. Бу урынга керү һәм парковкалау “Инвалид” билгесе булган транспорт средствосына рөхсәт ителә. Әлеге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Шакирҗанов урамында парковкалау урыны төзекләндерү белән шөгыльләнәбез.
Хөрмәт белән, Руслан ГӘРӘЕВ,
Бакалы район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Читайте нас: