+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 март 2019, 12:00

«Фортуна»га һәрвакыт уң килсен

“Ярсып чапкан атны туктата, дөрләп янган йорт эченә керә...” – Н.А.Некрасовның танылган шигыреннән бу сүзләр безнең героинябыз - зур стажлы эшкуар тәҗрибәсенә ия Фәүзия Салихҗановна Фәизовага бик туры килә. Шушы эшлекле, энергияле хатынның кулыннан бар эш килә - бизнесны уңышлы алып бара, яхшы өч бала үстерә, кече туган иле – Кандалакбаш авылына ярдәм итә, автомобильне оста йөртә, чәчкә үстерү, хәзерләнмәләр ясау һәм башка күпләр белән шөгыльләнә.

“Ярсып чапкан атны туктата, дөрләп янган йорт эченә керә...” – Н.А.Некрасовның танылган шигыреннән бу сүзләр безнең героинябыз - зур стажлы эшкуар тәҗрибәсенә ия Фәүзия Салихҗановна Фәизовага бик туры килә. Шушы эшлекле, энергияле хатынның кулыннан бар эш килә - бизнесны уңышлы алып бара, яхшы өч бала үстерә, кече туган иле – Кандалакбаш авылына ярдәм итә, автомобильне оста йөртә, чәчкә үстерү, хәзерләнмәләр ясау һәм башка күпләр белән шөгыльләнә.
1990нчы еллар уртасында, базар шартлары үсә генә башланганда, Ф.С.Фәизова эшкуар булырга карар итә һәм беренчеләр исәбендә үз эшен ача. Булган барлык средствосын эшкә сала һәм мотоцикллар өчен запас частьлар сата башлый. Әлеге хәрби комиссариат янында урнашкан базарда сәүдә итә башлый. Яздан көзгә кадәр - запас частьлар, кышын келәмнәр сатуга күчә. Тиздән автовокзалда, базарда нокталар ача, мотоцикл запас частьларына, үз илебездә җитештерелгән автомобиль маркаларына запас частьлар, велосипедлар, мопедлар өстәлә. Еллар үтү белән бизнес үсеш ала, торган саен күбрәк табыш китерә, бу “Сельэнергосервис” бинасындагы мәйданны арендага рәсмиләштерү һәм товарлар ассортиментын киңәйтү мөмкинлеге бирә. Шушы вакыт эчендә тәҗрибә туплый, ышаныч, даими клиентлары барлыкка килә, үз илебездә җитештерелгәннәр өчен генә түгел, бәлки чит ил автомобильләре өчен дә запас частьларны эре поставкалаучылар белән ныклы үзара партнерлык мөнәсәбәтләре булдыра. Бүгенге көндә поставкалаучыларның гомуми саны 100дән артыграк, эшкуар хезмәттәшлеккә әзер һәм яңаларын актив эзли.
Юлында авырлыклар да күп була. Эшкуарлык эшчәнлеген ул китаптан да, уңышлы кешеләр тәҗрибәсеннән дә өйрәнә. Бер үк вакытта сатучы-консультант, бухгалтер, шофер да була. Хәзер, ике дистә ел үткәннән соң, дөрес юл сайлаган булган, дип әйтергә мөмкин. Әлеге вакытта аның Октябрьская урамындагы 95/В йортта урнашкан “Фортуна” магазинын районның барлык автоһәвәскәрләре белә. Район үзәгендә мондый товарлар белән сәүдә итүче башка магазиннар ачылса да, ихтыяҗ зур булып кала. Монда тәҗрибә, күптәнге элемтәләр күренә, товарны Фәүзия Салихҗановнадан сатып алуны өстен күрүче тугры клиентлар арта гына. Мохтаҗлык булганда, товарга кичектереп түләргә мөмкин, ташламалар системасы гамәлдә, бәяләр дә әллә ни югары түгел. Ф.С.Фәизовага теләгән вакытта 8-937-482-27-20 телефоны буенча шалтыратырга һәм запас частьларның булу-булмавы турында кызыксынырга һәм заказ бирергә мөмкин.
Тормышның җәһәт темпларына түзәргә, вакыт белән бергә атларга балалары, туганнары һәм дуслары ярдәм итә, ә алар Фәүзия Салихҗановнаның күп. Барысы да аның өенә җыелырга, аның тәмле пироглары, тозланма-кайнатмалары белән сыйланырга яраталар. Олы улы Илгиз тормыш иптәше Регина, балалары Алан һәм Эрик белән Уфада яшиләр, туристлык бизнесы белән шөгыльләнәләр. Кызы Илмира белгечлеге буенча юрист, Белорет шәһәрендә прокурорның өлкән ярдәмчесе булып эшли. Төпчекләре Денис 9нчы сыйныфны тәмамлый, ул әнисенең таянычы һәм уң кулы.
Менә шундый ул, бар нәрсәгә тырышлыгы һәм хезмәте белән ирешкән, бизнесны үстерү буенча программалардан беркайчан да файдаланмаган, кредитлар алмаган бизнес-леди. Теләгенә ирешеп, өчләтә энергия салып эшли, бизнесын үстерә һәм камилләштерә, вакыты җиткәч аны балаларына тапшырырга тели.
ОГРН 318028000079500.
Реклама хокукында.
Читайте нас: