+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 март 2019, 11:48

Магазинга – яхшы кәеф алырга

Узган елда бакалыларның зур шәһәрләргә бармый гына сыйфатлы һәм матур эчке кием сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл үзәгендә Ленин урамында тышкы яктан җәлеп итеп торган һәм эчендә бик уңайлы “Эчке киемнәр дөньясы” магазины ачылды. Аның хуҗабикәсе - шәхси эшкуар Альбина Ирековна Фәрвәҗева гүзәл затларның бер урында эчке кием генә түгел, бәлки бөтен гаиләләренә өйдә кию өчен киемнәр (халат, төнге күлмәк, майка, күлмәкләр), трикотаж, оекбашлар, колготкилар, купальниклар, өй өчен тукыма, урын-җир әйберләре һәм башкаларны сатып ала аласыннар өчен тырышкан. Барлык товарлар да сыйфатлы, Иваново шәһәрендә, Мәскәү янында, шулай ук Төркиядә җитештерелгән.

Бүгенге көндә эчке кием хатын-кыз гардеробының аерылгысыз өлеше булып тора, ә бит нибары 150 ел элек бюстгальтер кебек төшенчә хәтта булмый да.
Узган елда бакалыларның зур шәһәрләргә бармый гына сыйфатлы һәм матур эчке кием сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл үзәгендә Ленин урамында тышкы яктан җәлеп итеп торган һәм эчендә бик уңайлы “Эчке киемнәр дөньясы” магазины ачылды. Аның хуҗабикәсе - шәхси эшкуар Альбина Ирековна Фәрвәҗева гүзәл затларның бер урында эчке кием генә түгел, бәлки бөтен гаиләләренә өйдә кию өчен киемнәр (халат, төнге күлмәк, майка, күлмәкләр), трикотаж, оекбашлар, колготкилар, купальниклар, өй өчен тукыма, урын-җир әйберләре һәм башкаларны сатып ала аласыннар өчен тырышкан. Барлык товарлар да сыйфатлы, Иваново шәһәрендә, Мәскәү янында, шулай ук Төркиядә җитештерелгән.
Эчке киемне яки төрле комплектны 250 сумнан башлап сатып алырга мөмкин, ягъни һәр сатып алучы үз зәвыгына һәм кошелегына карап, һәр көнгә яки аерым очрак өчен кирәкле товарны таба ала.
Һәм менә шул “аерым очрак өчен” дә төрле була. Кичке күлмәк эченнән кию яки романтик кичә өчен, термо яки фигураны корректлаучы һәм башка эчке кием. Билгеләргә кирәк, монда эчке кием бары тик иң яхшысы – Белоруссиянең “Милавица” һәм Мәскәүнең “Валерия” фирмаларыннан. Бу брендлар модельләр, яхшы сыйфат һәм кулай бәяләр белән данлана. Шуңа күрә күпчелек хатын-кызлар арасында популяр.
Магазин тышкы күренеше һәм товарлар төрлелеге белән генә түгел, бәлки сатып алучыларны ягымлы, грамоталы хезмәтләндерү белән дә җәлеп итә. Флүрә Яппарова һәм Гөлназ Тангаева - коммуникабельле, игелекле, үз эшләрен нечкәлекләренә кадәр белгән сатучылар. Ассортиментны, хакларны һәрвакыт беләләр, сатып алганда дөрес киңәшләр бирәләр, иң мөһиме, сатып алучы канәгать калсын һәм тагын килсен. Алар үз эшләренең чын һөнәрмәндләре. Флүрә Әфләховна, мәсәлән, магазин ачылган көннән эшли, сәүдә эшчәнлегендә аның 15 ел стажы бар. “Эчке киемнәр дөньясы”на кадәр “1000 мелочей” магазинында озак еллар саткан, сәүдә ноктасы хуҗаларының да, сатып алучыларның да хөрмәтен яулаган. Үз эшендә ул: сатып алучы хаклы принцибын җитди күзәтә, бу аңа уртак тел табарга һәм яңа клиентларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Ф.Ә.Яппарова ышанычлы хезмәткәр генә түгел, бәлки бик яхшы әни, картәни дә. Ике бала тәрбияләп үстергән. Улы Илнур абруйлы БДПУ һәм УДНТУ университетларын тәмамлаган, “Башнефть”тә әйдәүче белгеч булып эшли. Тормыш иптәше белән кыз үстерәләр. Кызы Наилә юрист һөнәрен сайлаган, Уфа шәһәрендә шәхси эшкуар булып хезмәт куя.
Гөлназ Наилевна Тангаева да бар нәрсәдә тәҗрибәле коллегасына таяна. Аралашучан, ачык, беренче көннән үк үз эшен зур теләк белән һәм яратып башкара. Эшкуар үз сатучыларын, намуслы хезмәтләре һәм җаваплылыклары өчен ярата.
Без магазин хезмәткәрләрен язгы бәйрәм белән тәбриклибез һәм рәхмәтле сатып алучылар һәм югары керемнәр телибез. Аларның эш көннәре һәрвакыт елмаюдан башлансын һәм яхшы нәтиҗәләр белән сөендерсен. Ә сез, кадерле хатын-кызлар, 8 Мартка, туган көннәргә бүләкләр алырга магазинга килегез, бәйрәм сертификатлары рәсмиләштерегез (җентекле мәгълүмат - магазинда), товарларны гамәлдә булган ташламалар буенча сатып алыгыз. Гомумән, үзегезгә яхшы кәеф булдырыгыз.
Эльвира Шәйхразиева.
ОГРН 316028000139183.
Реклама хокукында.
Читайте нас: