+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 март 2019, 11:50

Сәүдә маркасын тоталар

“Гастроном” коллективы Халыкара хатын-кызлар көнен яхшы кәефтә каршылый. Бу аңлашыла да, анда сатып алучыларны хезмәтләндерүдә һәм товар әйләнешен арттыруда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.

“Гастроном” коллективы Халыкара хатын-кызлар көнен яхшы кәефтә каршылый. Бу аңлашыла да, анда сатып алучыларны хезмәтләндерүдә һәм товар әйләнешен арттыруда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Супермаркет азык-төлек товарлары сатылган зур магазиннарның берсе, һәм аның районда яшәүчеләр һәм кунаклар арасында популярлыгы торган саен арта. Бакалылар «Икмәк комбинаты» һәм «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте җитештергән товарларның югары сыйфатын һәм алыштыргысыз тәмен күптән бәяләделәр инде. Продукциянең гомуми күләмендә бу товарларның өлеше 25 процентка якынын тәшкил итә. Бу урындагы җитештерүчеләрнең икмәк-булка, кондитер, макарон, колбаса изделиеләре, яшелчә, ит һәм балык консервациясе. Үзебезнең, экологик чиста продукция: яңа пешкән икмәк, төрле эчлекләр белән пироглар, чәкчәк, тортлар, ветчина, казылык, тозлы һәм ысланган балык, төрле салатлар, камыр, лимонад, ярымфабрикатлар: голубцы, манты, пилмән, хинкали, вареникилар һәм башка күпләр тиз сатылып бетә. Яңа чыга башлаган продукция - чүпрәсез пешерелгән икмәкне авыл кешеләре беренче көннән үк яратты.
Сатып алучыларның игътибарын җәлеп итү һәм товарлар тәкъдим итү өчен магазинда традицион дегустация һәм төрле акцияләр даими үткәрелә, ассортимент арта.
Сәүдәне оештыруга, халыкның ихтыяҗын өйрәнүгә яңача якын килү куелган бурычларны уңышлы башкарырга һәм товар әйләнешен арттырырга булышлык итә. Гомуми тырышлыклар нәтиҗәсендә 2018 елда 107,5 млн сумга якын товар сатылды, бу узган елның шул чорындагыдан 5 млн 300 мең сумга күбрәк. Бу оста җитәкчелек итү, сатучыларның, операторларның һәм бөтен коллективның һөнәрмәндлеге турында сөйли.
Магазинда Мөдир Марина Родионовна Гыйззәтуллина җитәкчелегендә 22 кешедән торган тату һәм тупланган коллектив хезмәт куя. Сатучылар ягымлылар, пөхтәләр, зур нәтиҗә белән эшлиләр. Тәҗрибәле хезмәткәрләр Мөнирә Манова, Татьяна Пигина, Лариса Лобанова, Айгөл Рыцева, Рүзилә Зарипова, Нәзилә Шәймәрданова яхшы хезмәтләндерүләре белән күтәренке кәеф булдыралар һәм яшьләрнең остазлары булып торалар. Яшь кадрлар да һәр эштә алардан үрнәк алалар, үз бурычларын намуслы башкаралар.
Хезмәтләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен аларның барысына бүген зур рәхмәт әйтәбез. Магазинның һәм кулланучылар җәмгыятенең барлык хатын-кызларын яз бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, уңышлы эш, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!
Вадим ДЫРНАЕВ, «Бакалы» кулланучылар җәмгыятенең коммерция бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы.
Читайте нас: