+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 март 2019, 12:09

Эшкә бирә чын күңел

Почта төпкелдәге авылларда да тормыш үзәге булды һәм булып кала, андагы халык вакытлы басмага язылып кына калмый, бәлки электр, газ өчен, башка исәпләр буенча да түли алалар. Шулай ук юл уңаеннан азык-төлек һәм кирәкле хуҗалык товарлары да сатып алалар. Иске Маты почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны Ф.Н.Кунафина 15 елга якын шушы өлкәдә хезмәт куя. Флүрә Нурисламовнаның эш көне нормага салынмаган. Иртән-иртүк башлана, барлык корреспонденцияне адреслар буенча илтеп җиткергәч тәмамлана. Ул Мулланур авылыннан Яңа Маты авылына җәяү килә, автобуска утыра һәм Иске Маты авылы почта бүлекчәсенә бара. Анда бөтен корреспонденцияләрне ала һәм почта хезмәте машинасында адреслар буенча чыгалар. Сигез – Сазановка, Ворсинка, Красная Горка, Дубровка, Петровка, Кызыл Бүләк, Яңа Маты һәм үзенең Мулланур авылларын хезмәтләндерә. Флүрә апа сәгать 3тән соң гына бушый. Гәзит-журналларга язылу чорында участокта бөтенләй озак тоткарлана.

Почта төпкелдәге авылларда да тормыш үзәге булды һәм булып кала, андагы халык вакытлы басмага язылып кына калмый, бәлки электр, газ өчен, башка исәпләр буенча да түли алалар. Шулай ук юл уңаеннан азык-төлек һәм кирәкле хуҗалык товарлары да сатып алалар. Иске Маты почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны Ф.Н.Кунафина 15 елга якын шушы өлкәдә хезмәт куя.
Флүрә Нурисламовнаның эш көне нормага салынмаган. Иртән-иртүк башлана, барлык корреспонденцияне адреслар буенча илтеп җиткергәч тәмамлана. Ул Мулланур авылыннан Яңа Маты авылына җәяү килә, автобуска утыра һәм Иске Маты авылы почта бүлекчәсенә бара. Анда бөтен корреспонденцияләрне ала һәм почта хезмәте машинасында адреслар буенча чыгалар. Сигез – Сазановка, Ворсинка, Красная Горка, Дубровка, Петровка, Кызыл Бүләк, Яңа Маты һәм үзенең Мулланур авылларын хезмәтләндерә. Флүрә апа сәгать 3тән соң гына бушый. Гәзит-журналларга язылу чорында участокта бөтенләй озак тоткарлана.
- Минем өчен суык та, эссе дә берни түгел. Үз эшемне яратам! Холкым шундый: миңа кешеләр белән очрашу, алар белән аралашу, ничек тә булса ярдәм итү һәм авылларга бару, биредә көн саен булып торган вакыйгалар уртасында булу ошый. Озак көткән хатларны яки гәзитләрне тапшырганда, кешеләрнең бәхетле күзләрен һәм елмаюларын күреп шатланам. Арабызда туганнарыннан еракта, аралашу җитмәвен тойган күпме ялгыз кешеләр яши, һәм почтальонның килүе алар өчен – бәйрәм. Алар белән утырып сөйләшәм, тыңлыйм.
Аның бурычларына гәзит һәм хатлар китерү, вакытлы басмаларга язылуны рәсмиләштерү, конвертлар, маркалар, орлыклар сату, шулай ук коммуналь түләүләр кабул итү керә. Ул хезмәтләндергән авылларда яшәүчеләр һәр тапкырында аны түземсезләнеп көтәләр, ачык күңеллелеге, аралашучанлыгы өчен хөрмәт итәләр. Һәм тагын аңа почтальон булган өчен генә түгел, ә авыл Советы депутаты буларак та ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Менә дүрт чакырылыш инде Ф.Н.Кунафинаны бертавыштан депутат итеп сайлыйлар, чөнки ул депутатлык вазыйфаларына җитди карый.
- Участогымда иң яхшы абунәчеләр яши, - ди Флүрә Нурисламовна. - Аларның күбесе берничә данә гәзит-журналга языла. Матбугатка язылу кампаниясе чорында З.Т.Краснова җитәкчелегендәге мәктәп коллективының активлык белән аерып торуын билгели. Почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Ольга Борисовна Хафизова турында да ул җылы сүзләр әйтә.
– Ул начальник кына түгел, бәлки яхшы кеше һәм иптәш тә - һәрвакыт игътибар белән тыңлый һәм ярдәмләшә, үтенечне кире какмый. Мин дә рәхмәт белән җавап бирәм, начальникны да, кешеләрне дә, коллегамны – иңгә-иң эшләгән Иске Маты авылы почтальоны Вера Анатольевна Гәрәеваны кыен хәлдә калдырмаска тырышам, - ди Флүрә. Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсенең яңа башлыгы Т.В.Кудряшова турында күп яхшы сүзләр әйтте, аның анык һәм көйле эше нәтиҗәсендә биләмә территориясендәге барлык юллар вакытында кардан тазартыла, килеп туган мәсьәләләр тиз хәл ител.
Ф.Кунафина, күптән инде лаеклы ялда булса да, үз эшен ташларга җыенмый. Хәрәкәт итүдән, аралашудан һәм үз абунәчеләреннән башка яши алмый. Почтада аның кебек яхшы кешеләр эшләгәндә почтальон һөнәре беркайчан да юкка чыкмаячак.
Әлфия ГАББӘСОВА,
Бакалы районы буенча почта элемтәсе цехы начальнигы.
Читайте нас: