+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 март 2019, 12:10

Иҗади педагог

Хәзерге этапта чит телнең роле сизелерлек артты, аңа ия булган югары квалификацияле белгечләр таләп ителә.

Хәзерге этапта чит телнең роле сизелерлек артты, аңа ия булган югары квалификацияле белгечләр таләп ителә.
Иске Куян мәктәбенең инглиз теле укытучысы А.Т.Аднагулова - шундыйларның берсе. 2012 елда “чит телләр укытучысы” белгечлеге буенча Туймазы педагогия колледжын тәмамлап, эшчәнлеген безнең мәктәптә башлады. Шунда ук М.Акмулла исемендәге БДПУның читтән торып уку бүлегенә (филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты) укырга керде.
Тиздән үзен грамоталы белгеч, укыту-тәрбия процессының норматив-хокукый базасы буенча ныклы белемгә, инглиз телен укытуның теоретик һәм практик нигезләренә ия булган иҗади эшләүче укытучы итеп күрсәтте. Методика һәм педагогика өлкәсендәге яңалыкларны игътибар белән күзәтә, алдынгы укытучыларның тәҗрибәләре белән кызыксынып таныша, ачык дәресләр үткәрә, район семинар занятиеләрендә коллегалары алдында чыгыш ясый. Айгөл Таҗибаевнаның педагогикадагы һәм укыткан фәне методикасындагы заманча казанышларны белүе, сәламәтлек саклау технологияләрен нәтиҗәле файдалануы, һөнәрне яратуы һәм ныкышмалылыгы дәресләрнең югары дәрәҗәдә үтүен тәэмин итә.
Укучыларны үзаллы белем алырга өйрәтергә омтылуы һәм белүе аның эшенең үзенчәлеге булып тора. Сәләтле балаларга күп көч сала, сыйныф сәгатьләрен, индивидуаль занятиеләрне эчтәлекле итеп үткәрә. Укучылар белән “Инглиз әкиятләре геройлары” район конкурсында катнашты һәм “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңде, аның укучылары “Гагарин кубогы” олимпиадасының муниципаль этабына үттеләр.
Үзенең һөнәри, методик дәрәҗәсен күтәрү өстендә елдан-ел нәтиҗәле эшли. 2017-2018 уку елында классик әсәрләрне сәнгатьле сөйләү буенча “Җанлы классика-2017” республика конкурсында катнашты. Быел “Ел укытучысы-2019” район конкурсында катнашты һәм “Оригиналь педагогик фикерләү өчен” номинациясендә җиңде. Укучылар, әти-әниләр, коллегалары Айгөл Таҗибаевнаны мәктәп эшләре белән кызыксынуы, кешеләргә карата ваемсыз булмаганы, белем бирү эшчәнлегендә куелган максатларга ирешкәне өчен хөрмәт итәләр.
Коллегабыз гаилә тормышында – бәхетле хатын. Тормыш иптәше Денис белән ике ул тәрбиялиләр. Киләчәктә үзләренең иркен йортларын булдырырга телиләр. Шушы максаттан “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасына керделәр.
Рәсилә ӘХМӘТШИНА, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас: